Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция президенты: Утны туктату турында киңкүләм килешүгә ирешелде


Франсуа Олланд
Франсуа Олланд

Франция президенты Франсуа Олланд Минскидагы сөйләшүләрдә утны туктату турында киңкүләм килешүгә ирешелгәнне белдерде. Бу хакта Reuters белдерә.

Аңа кадәр Русия президенты Владимир Путин журналистларга Минскидагы сөйләшүдә катнашучылар иң мөһим карарга, ягъни Донбасста 15 февральдән утны туктату турында килешә алды дип белдерде.

Минскидагы сөйләшүләр нәтиҗәсендә имзаланган документта авыр техниканы чыгару ут ачу тукталганнан соң икенче көннән дә соңга калмыйча башланырга һәм 14 көндә тәмамланырга тиешлеге әйтелә.

Украинаның авыр техникасы хәзерге кораллы низаг барган урыннан, ә Русия яклы сепаратистларныкы 19 сентябрьдә Мински килешүендә күрсәтелгән сызыклардан алынырга тиеш.

XS
SM
MD
LG