Accessibility links

Кайнар хәбәр

Копенһагенда исламга багышлап узган конференция бинасына ут ачканнар


Дания башкаласы Копенһагенда билгесез кешеләр ислам һәм сүз иреге проблемнарына багышланган семинар барган бинага ут ачкан. Тыныч халык арасыннан бер кеше һәлак булган, өч полиция вәкиле яраланган. Һөҗүм итүче ике кеше качкан.

Семинарда катнашучылар арасында Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатуралар авторы швед рәссамы Ларс Вилкс һәм Франциянең Даниядәге илчеесе Франсуа Зимерей булган. Дипломат журналистларга хәбәр итүенчә, ул зыян күрмәгән. Аның сүзләренчә, атышлар бина тышында барган һәм һөҗүм итүчеләр эчкә уза алмаган. Швед рәссамы шулай ук зыян күрмәгән.

XS
SM
MD
LG