Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко: “Илдә тынычлык урнашмаса, хәрби хәл кертелергә мөмкин”


Украина президенты Петр Порошенко әгәр килешенгәнчә солых урнашмаса илгә хәрби хәл кертелергә мөмкинлеген игълан итте. Ул шимбә көнне Киевта украин чик сакчыларына техник тапшыру тантанасында катнашканда чыгыш ясады.

Порошенко Минскидагы очрашуга кадәр дә “солых булмаса” хәрби хәл кертелергә мөмкинлекне кисәтте. Шулай ук ул хәрби хәл турындагы канунны анализлап “илне саклау өчен тагын да нәтиҗәлерәк туплану” өчен кирәкле төзәтмәләрне депутатларга кертергә әзер булачагын әйтте.

Минскидагы сөйләшүдә Донбасста 15 февральдән утны туктату турында килешенде.

XS
SM
MD
LG