Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан Ги Мун Дебальцеводагы вазгыятькә борчылу белдереп тынычлыкка чакырды


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун
БМО генераль секретаре Пан Ги Мун

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун, 15 февральдән ут ачмау килешүе булса да, Дебальцевода атышлар дәвам итүгә җитди борчылу белдерде. Пан Ги Мун низагтагы якларны тынычлыкка чакырды. Бу хакта БМО сайтына урнаштырылган белдерүдә әйтелә.

Дебальцевода вазгыять әле дә катлаулы дип хәбәр ителә. Сепаратистлар, бу безнең җирләр дип белдереп, Украина хәрбиләренең шәһәрдән чыгып китүләрен таләп итә. Бу хата Reuters хәбәр итә.

"Украинская правда" сепаратистлар Дебальцеводан тыш Донецки һәм Луһанскидагы украин сызыкларына ут ачкан дип яза. Сепаратистлар украиннар Һорловкага атты дип белдерә. Киев бу гаеләүне кире кага, сепаратистлар ягыннан провокация булуны әйтә.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының мониторинг миссиясе тулаем алганда ут ачмауның үтәлүен белдерә. Украинада тынычлык урнаштыруга багышланган саммитта катнашкан дүрт илнең лидерлары да телефоннан сөйләшкәндә Донбасста ут ачмау "тулаем алганда үтәлә", әмма "кайбер урыннарда инцидент" барлыгын белдерде.

XS
SM
MD
LG