Accessibility links

Кайнар хәбәр

Али Хәмзин: Мәҗлеснең яңа җитәкчесен Корылтай гына сайлый ала


Али Хәмзин
Али Хәмзин

Кырымтатар мәҗлесенең тышкы элемтәләр идарәсе җитәкчесе Али Хәмзин, Корылтай үткәргәнгә кадәр оешмадан бер төркемнең генә яңа рәисне сайлап куярга хокукы юк, дип белдерде. Аның сүзләренчә, әле Корылтай вакыты турында сөйләшүләр булмаган.

Мәгълүмат чараларында Кырым Дәүләт шурасы вице-спикеры Ремзи Ильясовны Мәҗлес рәис вазифаларын башкаручы итеп куйдыру өчен хакимиятләренең басымы арта дигән хәбәрләрдән соң, Хәмзин Мәҗлескә бернинди басым булмауны да белдерде.

Корылтайның сайлау комиссиясе башлыгы Заир Смедляев, Кырым хакимиятләре Корылтай җыеп, үзләренә җайлы кешеләрне куеп Кырымтатар мәҗлесен төрле юллар белән үзгәртергә омтыла, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG