Accessibility links

Акъяр "Русиягә кире кайтуның" бер еллыгын бәйрәм итә башлый


Бер ел элек Акъяр
Бер ел элек Акъяр

Бүген "Кырымның кире Русиягә кайтуының" бер еллыгына багышланган чаралар планы билгеле булды. Төп чаралар Акъярда (Севастопольдә) үтәчәк. Кайбер көннәрне шәһәр үзәгендә машиналар хәрәкәте чикләнәчәк. 23 февраль көнне шәһәр үзәге буйлап "самообороначылар" һәм казаклар йөреше үтәчәк.

21 февраль көнне Нахимов мәйданында шәһәр башлыгы, спортчылар, "Төнге бүреләр" исемле мотоклуб, казаклар һәм "самооборона" катнашында "Антимайдан" исемле җыен үтәчәк. Киләсе атнада урамда куелган зур экранда 2014 елның яз вакыйгаларын сүрәтләгән документаль видеолар күрсәтеләчәк. Шулай ук яр буенда торган хәрби диңгез көймәләренә кереп карап булачак.

10-18 март көннәренә калдырылган чаралар арасында машина узышлары, яшьләр өчен "Вежливые люди" исемле хәрби уеннар, Мәскәү һәм Петербурдан сәнгать осталары катнашында тамашалар, бәйрәм салюты булачак.

2014 елның 16 мартында Кырымда узган "референдум" нәтиҗәсендә Русия ярымутрауны үзенә кушты. Украина, Европа Берлеге һәм АКШ бу тавыш бирүне канунсыз дип "Русия Кырымны аннексияләде" дип саный.

XS
SM
MD
LG