Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкының азатлык көрәше турындагы китапны мәхкәмәдә карау 27 мартка күчерелде


Бүген Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә тарихчы Нурулла Гарифның“Освободительная война татарского народа” китабына бәйле утырыш узды. Татарстан прокуратурасы аны экстремистик дип кулланылыштан чыгаруны таләп итә.

Утырышта автор һәм Татарстан китап нәшрияты юристы китапны гаепләргәр тырышуга каршы үз дәлилләрен китергән. Хөкемдар прокуратура вәкиленнән элек оешманың китапка нәтиҗә чыгарган материалларын сораган.

Билгеле булганча, бу китап бер тапкыр инде тикшерелгән иде һәм прокуратура басмада бернинди дә гаеп тапмады. Әлеге нәтиҗәләр утырышта тәкъдим ителмәде. Хөкемдар аларны да алып килүне таләп итеп мәхкәмәне 27 мартка күчергән.

XS
SM
MD
LG