Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анкара һәм Истанбулда Кырымның яулап алынуына каршы урам җыеннары узды [фотогалерея]


Анкарада протест чарасы 2015 елның 28 феврале
Анкарада протест чарасы 2015 елның 28 феврале

Февраль башында "Төркиядәге кырымтатар үзәкләре платформасына" берләшкән 42 кырымтатар үзәге берлектә уздырган беренче зур чара Кырымның Русия тарафыннан яулап алынуының бер еллыгына протест җыены булды. Анкарада Русия илчелеге каршында узган җыенда ике меңләп кеше катнашты. Истанбулның туристлар күп йөри торган үзәк урамнарының берсендә урнашкан Русия консуллыгы каршына бер меңләп кеше чыкты.

Җыенда кабул ителгән уртак белдерүдә Русия хакимиятләренең моңарчы бердәм булган кырымтатарларны бүлү тырышлыклары тәнкыйть ителә.

"Узган бу бер ел эчендә Кырымның төп халкы булган кырымтатарларга басым, эзәрлекләү, аларның хокукларын бозу көчәйде. Бу золымның дәвам итәчәге көн кебек ачык", диелгән белдерүдә.

Төркиядәге кырымтатарларының Русиягә белдергән бердәнбер теләге - Кырымнан чыгып китү, дип килеште Анкара һәм Истанбул җыеннарында катнашканнар.

Җыенда Төркиядә яңа "Кырым авазы" исемле басма таратылды.

XS
SM
MD
LG