Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Путинны зурлаучы карикатуралар күргәзмәсе ачтылар


Башкаланың "Болытлар" исемле заман сәнгате үзәгендә сәяси карикатуралар күргәзмәсе ачылды. Ул ил башлыгы Владимир Путинны зурлый, башка илләр җитәкчеләреннән көлә.

Күргәзмәне оештыручылар сүзләренә караганда, төп максат – патриотизм, Русиягә хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү. Күргәзмәдәге рәсемнәрнең төп геройлары Владимир Путин, Барак Обама, Ангела Меркель, Франсуа Олланд, Петр Порошенко кебек ил башлыклары һәм Украинадагы каршылыклар.

Күргәзмә "Без фильтров", ягъни "Фильтрсыз" дип аталса да, анда тәкъдим ителгән эшләр бер йөзле генә – аларда Владимир Путин көчле, акыллы, һәм уңай герой итеп тасвирланса, Барак Обама, Петр Порошенко кебек ил җитәкчеләре тискәре геройлар итеп сурәтләнгән.

Чараның төп оештыручысы Бердәм Русия фиркасе каршындагы Яшь Гвардия хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе. Күргәзмәдә Уфада яшәүче кайбер урыс рәссамнары һәм "13нче студия" исемле карикатурачылар остаханәсе эшләре куелган. Республикага исемнәре киң билгеле татар-башкорт рәссамнары чарада катнашмый.

XS
SM
MD
LG