Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Нияз Даутовны искә алдылар


Нияз Даутов
Нияз Даутов

Мәскәүдә Русиянең халык артисты, Тукай бүләге лауреаты, данлыклы режиссер, остаз Нияз Даутовны искә алу кичәсе үтте. Анда шәкертләренең хатирәләре җыр белән үрелеп барды.

Мәскәүдә сәнгатъчеләрнең үзәк йортында, Русиянең халык артисты, Тукай бүләге лауреаты, данлыклы режиссер, Нияз Даутовны искә алу кичәсе үтте.

Очрашуны Нияз Даутовның укучысы, опера җырчысы Эдуард Трескин оештырган иде. Ул Даутов иҗаты турында сөйләде, заманында аның турында студентлар төшергән кыска метражлы тасма һәм ул катнашкан "Сильва" фильмныннан өзекләр күрсәтте. Документаль тасмада Даутов турындагы фикерләрен, мактау сүзләрен танылган замандашлары Иван Козловский, Покровский, Дорлияк, Евгений Евтушенко һәм башкалар белдергән. Очрашуда шулай ук Казан һәм Мәскәү консерваториясе студентлары Айгөл Хисмәтуллина, Альбина Латыйпова, Нил Мкртчан, һәм кичәне алып баручы Трескин катнашында опералардан арияләр, Рөстәм Яхин романслары һәм халык җырлары башкарылды.

Эдуард Трескин
Эдуард Трескин

Нияз Даутов 1913 елда Казанда беренче гилдияле сәүдәгәр гаиләсендә туа һәм 72 яшендә 1986 елда Казанда вафат була. 1913 елда Казанда аның тууына 100 ел тулуны билгеләделәр.

Мәскәү консерваториясендә укыган һәм Свердловский консерваториясен тәмамлаган Даутовның иң билгеле рольләренең берсе "Сильва" опереттасыннан Эдмин роле. Бу рольдән соң аны "иң танылган татар кешесе" дип атаганнар. Ләкин ул моннан башка да билгеле булган күп төрле операларда җырлаган. Гуноның "Ромео һәм Джульетта"сында Ромео ариясе, Чайковскийның "Евгений Онегин" операсында Ленский ариясе, Вердиның "Риголетто"сында Герцог, Һәм башкалар. Санап китсәң дөньякүләм билгеле булган барлык операларны да әйтергә кирәк булыр иде. Ул җырлавы белән бергә бу операларны сәхнәгә куючы режиссер да.

Кичәдә Айгөл Хисмәтуллина җырлый
Кичәдә Айгөл Хисмәтуллина җырлый

Икесенең дә тавышы лирик тенор булган Даутов белән ул заманда бик данлыклы булган Сергей Лемешевны чагыштырып, Трескин Даутовның Зур театрга эшкә алынмавы да, ул вакытта театрның мөдире булган Лемешев белән бәйле, чөнки ул үзе янында шундый ук тавышлы кешене күрергә теләмәгән , диде.

Татарстанның опера-балет театрында Даутов ике дәвердә эшли. Беренчесе аның 1956-1960 елларга туры килсә, икенче 1975-1986 еллар. Ул режиссер, җырчы гына түгел педогог та, профессор да һәм кафедра мөдире дә.

Ул Казанда опера һәм балет театрында режиссер булып эшләгән заманнарда татарның бу сәнгате иң биек ноктага күтәрелә. Нәҗип Җиһановның "Алтынчәч", "Муса Җәлил", Хөснул Вәлиуллинның "Самат", Рәшит Гобәйдуллинның "Җиһангир", Бату Мөлековның "Кара йөзләр" һәм башка опералар сәхнәләштерелә. Нияз Даутовның эшчәнлеге ул елларда операга килгән яшь җырчыларның язмышларында да зур роль уйный. Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Рафаэль Сәхәбиев, Клара Хәйретдинова, Венера Ганиева һәм башкалар өчен ул педагог кына түгел аларның тормышларын көйләүче, ярдәмче, әтиләре кебек кайгыртучы кеше дә була. Әйтеп үтелгән җырчылар һәрвакытта да Нияз Даутов белән эшләү безнең бәхетебез, тормышыбызда иң зур уңышлар китергән кешебез, без аңар гомер буе бурычлы, дип белдерәләр.

Сәхнәдә Альбина Латыйпова
Сәхнәдә Альбина Латыйпова

Эдуард Трескин үзенең чыгышында, әгәр дә Нияз Даутов булмаса, сез бәлки Хәйдәр Бигичев дигән җырчыны белмәгән дә булыр идегез. Чөнки Хәйдәр әле яшь вакытында бик каты авырып киткәч, катлаулы дәвалау өчен барысын да Нияз Даутов кайгыртты дип сөйләде.

Нияз Даутовның укучысы булган, хәзер инде Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Казан консерваториясе доценты Клара Хәйретдинова Нияз Даутов турында: "Аның безнең белән булган эшчәнлеге әйтеп бетергесез генә түгел, бәяләп бетергесез хезмәт иде. Без бит күбебез гади авыл балалары. Ә инде дөньякүләм танылган операларда ничек җырлау гына түгел, сәхнәдә ничек йөрү, хәтта җилпәзәләрне ничек тоту осталыкларына кадәр өйрәтте ул безгә. Аннан соң ул эшләгән дәвердә күпме татар операсы куелды. Күпме яшьләр бу хезмәттә үз урынын тапты. Болар барысы да Нияз Даутов кайгыртучанлыгы белән эшләнде. Аның кебек реҗиссерлар да, педогоглар та юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә татар операсы да онытылып бара. Консерватория тәмамлаучылар эш эзләп чит илләргә китәргә мәҗбүр", диде ул.

"Әле соңгы вакытларда, гомүмән, татарга опера-балет театры кирәкме соң ул дигән сораулар йөри. Сез моңа ничек карыйсыз?" дигән сорауга Клара ханым: "Монысы инде наданлык галәмәте. Хәтта сугыш вакытында да операга йөргәннәр. Бүгенге көндә симфония оркестрына билетлар алып булмый. Димәк халык классикага тартыла. Ә инде безнең дөньякүләм танылган, үзләрен татар итеп таныткан данлыклы Рудольф Нуриевны, Альбина Шаһимуратованы, үсеп килүче бик талантлы Филүс Каһировны кая куярбыз. Без бит гел юк халык түгел. Ә инде опера-балет театры халыкның биек күрсәткече. Кызганыч ки, шунысын гына әйтергә кала Нияз Даутов кебек дәрәҗәле, җыр сәнгатен яхшы белгән, зәвыклы реҗиссерларыбыз гына юк", диде Клара Хәйретдинова.

Нияз Даутовтан дәресләр алган тагын бер җырчыбыз Мәскәүдә яши. Ул Татарстанның атказанган артисткасы Роза Хабибуллина. Ул да истәлекләре белән уртаклашып болай диде: "Нияз әфәнде белән очрашканым да, аның киңәшләрен дә ишеткәнем бар. Һәм беркайчан да онытасым юк. Ул миңа җыр репертуарын сайлаганда җырчыга зәвык кирәк. Әгәр дә репертуарың зәвыксыз, теләсә нинди, җыр дип аталырга да тиеш булмаган нәрсә булса, беркайчан да яхшы җырчы була алмассың, дигән иде. Мин аның бу киңәшен һәрвакыт истә тотам", диде Роза Хабибуллина.

Халык очрашуга байтак кына килгән иде. Алар бу очрашудан бик канәгатъ калдылар. Җырчыларны алкышлап кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар. Оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.

XS
SM
MD
LG