Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ясалган ике ракета ташучы кораб Кара диңгез флотына китәчәк


Русия хәрби диңгез көчләренең "Ямал" корабы
Русия хәрби диңгез көчләренең "Ямал" корабы

Русиянең Кара диңгез флотына 2015 елда өч сугыш корабы, суасты көймәләре һәм берничә хезмәт күрсәтүче кораб китереләчәк. Бу хакта флотның мәгълүмат бүлеге хәбәр итә. Яңа "Адмирал Григорович" корабында хезмәт итүчеләр инде хәрби күнегүләр уздыра. "Адмирал Эссен" корабы Калинингадта "Янтарь" исемле Балтыйк буе көймә төзү берләшмәсендә әзерләнеп беткән. Мәгълүмат бүлеге хәбәр итүенчә, киләсе елларда Кара диңгез флоты шундый алты кораб белән тулыландырылачак.

Хәрбиләргә хезмәт күрсәтәчәк ике кечерәк көймә Татарстанда ясала. "Зеленый Дол" һәм "Серпухов" ракета ташучы көймәләр Яшел Үзәндәге көймә төзү берләшмәсендә җыелган.

Шулай ук Кара диңгезгә "Новороссийск" һәм "Ростов-на-Дону" ике дизель-электр суасты көймәсе китереләчәк. Барлыгы аларның саны алты булачак.

Ел ярым вакыт эчендә Русиянең Кара диңгез хәрби көчләренә дистәдән артык хәрби көймә китерелде.

XS
SM
MD
LG