Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстониядә фин-угыр риваятьләренә багышланган очрашуда Немцов искә алынды


Обиница авылындагы чара. 2015 елның 28 феврале
Обиница авылындагы чара. 2015 елның 28 феврале

Фин-угыр дөньясының быелгы башкаласы Эстониянең көньягындагы Обиница авылында борыңгы риваятьләргә багышланган очрашу башында Мәскәүдә атып үтерелгән оппозиция җитәкчесе Борис Немцов бер минутлык тынлык белән искә алынды.

28 февраль Финляндия һәм Карелиядә Калевала исемле бәйрәм билгеләнгән көнне узган бу чарада мари, удмурт, мукшы һәм эрзә халыкларының әкиятләре һәм борыңгы риваятьләре турында сөйләштеләр.

Шулай ук "Калевала" риваятенең фин әдәбиятенә йогынтысы һәм эстон фольклоры турында чыгышлар булды, ханты-манси эпослары да телгә алынды, дип хәбәр итә МариУвер сәхифәсе.

Обиница (Obinitsa) авылы 2015 елда дөньядагы бөтен фин-угыр халыкларының мәдәни башкаласы итеп игълан ителде. Эстония президенты Тоомас Һендрик Илвес ул тантанада Русия хакимиятләрен фин-угыр халыкларын ассимиляцияләүдә гаепләде.

XS
SM
MD
LG