Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядәге татар эшмәкәре: "Русиядә полиция дә, түрәләр дә акча гына көтә"


Кыям Курмакаев
Кыям Курмакаев

Петербурда һәм Гатчинада бизнесы булган Кыям Курмакаев Русиядә җинаятьләрнең тикшерелмәвен, полициянең акчадан башка кыл да кыймылдатырга теләмәвен белдерә. Полиция һәм җинаятьчеләр бергә бәйләнгән булырга мөмкин ди ул.

2002 елдан Чехиядә яшәүче эшмәкәр Кыям Курмакаев Русиядәге бизнесының гел кыенлыкларга дучар булуы турында сөйли. Аның Петербур һәм Гатчина шәһәрләрендә биш зәркән кибете бар. Өч ел эчендә аның кибетләрен өч тапкыр талаганнар. Ул бу кырын эшләрдә полициянең дә катнашы булырга мөмкин дип белдерә. Эшмәкәр сүзләренчә, Русиядә түрәләргә ришвәт бирмәсәң бизнес гел кыенлыкларга очрап тора, полиция һәм прокурорларга түләмәсәң җинаятьләр ачылмый диярлек.

– Русиядәге икътисади кризис сезнең бизнеста да сизеләме?

– Бик нык сизелә. Хәзер зәркән эшләнмәләрне бөтенләй алмыйлар дияргә була. Алсалар да бик аз алалар. Бөтен тауарларга, азык-төлеккә бәяләр артты. Миндә эшләүчеләр хезмәт хакларын арттырып булмас микән дип сорый, ә аны ничек күтәрергә, билгесез.

Без ачкан фирмаларга быел 20 ел тулды. 1994 елдан бирле бүгенгә кадәр мин дәүләттән дә, җирле хакимияттән дә ярдәм алганым булмады. Бөтен чыгышларымда "ярдәм итмәсәгез дә, каршы гына төшмәгез" дип сорый идем.

Шушы 20 ел эчендә төрле оешмаларга язган хатларымны гына санап чыгарсаң да 100 килограммнан да артып китә торгандыр. Мин ул хатларны хәзер битләр белән санамыйм, килограммнар белән исәплим. Ярты гомерем милиция-полиция, прокуратура, мәхкәмәләр, түрәләр белән хатлар язышуга китте. Һәм бер генә тиенлек тә файдасы булмады. Минем бизнес белән бәйле эшләрне "тикшерү" 10-15 еллап дәвам итә. Бу хатларны язуга күпме кеше көче кергәнне, адвокатларга күпме түләнгәнне үзем генә беләм.

Мин, юрист буларак, кануннарны бозмыйча эшләргә өйрәнгән. Әти-әниләрем дә шулай өйрәтте, юридик ике белем бар. Кайберәүләр мин кануннар бозганга күрә проблемнарым күп дип уйларга мөмкин. Мин беркайчан да канун бозып эшләмәдем һәм беркемгә дә, түрәләргә дә, прокурорларга да акча да биргәнем юк. Хакимиятәгеләр дә кануннарны бозмасын өчен аларга гел каршылык белдереп яшәдем. Гатчина шәһәрендә шуңа күрә мине полиция дә, прокурорлар да, түрәләр дә яратмый. Һәр язган язуыма формаль җавап кына килә, эшләремне зурга җибәрмиләр.

Шушы 20 ел эчендә минем ширкәтләремне, кибетләремне өч тапкыр корал тотып кереп талап чыктылар. Беренче мәрәтбә 18 миллионлык тауарларымны урладылар. Видеокамералар аларның ничек кергәннәрен, ничек чыкканнарын күрсәтүгә карамастан, өч ел үтте инде, әлегә кадәр беркемне дә тапмадылар. Бу җинаять эшен тикшерү хәзер ябылган. Быел тагын кораллы кешеләр кереп ике миллионлык зәркәнне урлап чыктылар. Шулай ук беркемне дә тапмадылар һәм хәзер беркем дә эзләми дә, беркемгә дә кирәкми дә. Быел тагын офистагы сейфларны чыгыра башлаганнар һәм берсен ялгыш баскычта төшереп җибәргәннәр. Бу тавышка беренче катта утыручылар чыккач, караклар качкан.

– Сез килограммлап-килограммлап хат язуыгыз турында әйтәсез, прокуратура, хакимиятләр, түрәләр белән нәрсә турында язышасыз?

– Мин аларга табыгыз инде, шундый версияне тикшерегез, моны эзләгез дип язам. Алар җинаять эшен ача һәм бер айдан соң аны ябып та куялар. Мин аларга нигә ябасыз, әле җинаятьче табылмаган, сез менә мондый эшләрне эшләмәдегез дип язам. Алар янә җинаять эшен ача, әзрәк тикшергән кебек итеп күрсәтә дә, тагын ябып та куя.

2000 елда бер җинаять эше ачылган иде, инде 15 ел булды, әле һаман шуның турында хатлар язам. Кайларга гына язмадым, өлкә прокуратурасы да, тикшерү комитеты да, баш прокурор да, федераль иминлек хезмәте дә калмады. Бер кайдан да ярдәм итәргә теләмиләр. Бер-берсен яклап миңа формаль җавап җибәреп утыралар.

– 2000 елдан бирле килә торган нинди җинаять эше соң бу?

– Ул вакытта бер кеше безнең чит илгә китәргә җыенганны белеп, сеңлемә өйләнеп, минем бизнесны үз кулына төшерергә уйлаган. Ул минем бөтен мөлкәтемне банкка ышаныч милке (залог) итеп кертеп үзенә акча алырга ниятләгән. Аннары безнең белән хезмәттәшлектәге оешмалардан "Кыям юк инде, аны бандитлар үтергән" дип акча җыйган. Мин җинаять эше ачуларын үтендем. Аннан соң ул безнең машинаны урлап саттты. Мин үзем тикшерү үткәреп, машинаның кайда икәнен табып милициягә хәбәр иттем. Миңа машина табылачак һәм сезгә кайтарылачак дигән хат язып бирделәр дә, шуның белән эш бетте.

2006 елда Гатчина шәһәрендәге милиция, прокуратура бинасыннан 200 метр ераклыкта гына энемне атып үтерделәр. Үтерүчеләрне озак таба алмадылар, бар да миннән акча көтте. Аннары бу җинаятьне кылучыларны таптылар, аларны ике-өч елга төрмәгә яптылар, ә төп гаепле кеше, янәсе, төрмәдә наркотикны кирәгеннән артык кулланып үлгән дип әйттеләр. Энемне кем үтерергә кушкан, аларны эзләүче булмады.

Бер-ике ел узганнан соң бер адвокат миңа җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы һәм оешкан җинаятькә каршы көрәшү оешмасы офицерының үзенең янына килүен сөйләде. Бу адвокатка алар: "Кыямга әйт, бер миллион акча бирсә, үтерергә кушканнарның кемнәр икәнен тикшерүчеләргә тапшырабыз", дигән. Мин үземнең канун ягында булуымны, бер миллион биреп тә энемне кайтара алмаячагымны әйттем. Шуннан соң, ишетүемчә, әлеге офицерлар кушып үтертүчеләргә кагылышлы бөтен кәгазьләрне дә ертып атканнар.

– Өч ел элек 18 миллионлык тауарыгызны урлап чыгып китүләрен әйттегез. Кем эше дип уйлыйсыз моны?

– Минем милекне кулына төшерергә теләүчеләр дә һәм шулай ук полиция белән бәйләнештәгеләр дә булырга мөмкин. Кибетчеләр шунда ук куркыныч булганны хәбәр итә торган сигнал төймәсенә баскан, ә полиция башка кибеткә киткән. Кире борылып килгәнче, талаучылар чыгып качкан була. Кибетне икенче тапкыр талаган вакытта бер сәгать буе полициядән беркем дә килмәде. Полиция бүлеге белән кибет арасында 200 метр гына бит.

– Ни өчен полиция эзләргә теләми дип уйлыйсыз?

– Чөнки минем беркайчан да аларга акча бирмәячәгемне белә. Алар хәзер акча биргәч кенә эшли. Миндә хәзер 50 кеше эшли, 20 ел буе салымнар түләп киләм. Мин нигә тагын полициягә дә түләргә тиеш соң әле, һич башыма да китерә алмыйм. Хәзер Ленинград өлкәсендә һәм Петербурда шулкадәр күп талаулар була, көн саен диярлек кемне дә булса талыйлар. Бу җинаятьләрнең бик азы гына ачыла. Полиция, тикшерүчеләр хәзер кирәк кеше өчен генә эшли. Әгәр зыян күрүче түрә, йә булмаса берәр сәясәтче булса гына ул җинаять эше тикшерелергә мөмкин.

– Кибет талаучылар полиция белән бүлешә, элемтәләре бар дип уйлыйсызмы?

– Әлбәттә. Минем белән булган вакыйгалар турында журналистлар да "әгәр элемтәләр булмаса мондый эшләр эшләнмәс иде" дип язды. Минем эшләр белән бәйле берәүне Петербурда тоталар. Янында ике паспорты була. Бер паспортындагы исем-фамилиясе аның Гатчина шәһәрендә эзләүдә икәнен күрсәтә. Аны төнлә Гатчинага китерәләр һәм иртә белән чыгарып та җибәрәләр. Русия президенты ярдәмчесе дигән кенәгә дә янында була.

– Мондый хәлләр Петербур яклары өчен генә хас дип уйлыйсызмы?

– Мин Татарстанда булгалыйм, дусларым белән сөйләшәм, проблемнар бөтен җирдә дә бар инде. Ленинград өлкәсендә, Петербурда ул тагын да көчлерәк дип уйлыйм.

– Татар конгрессы эшмәкәрләр белән дә хезмәттәшлектә, оешма да бар. Әлеге проблемнарны конгресс алдында күтәрергә җыенмыйсызмы? Алар сезгә ярдәм итә аламы, әллә бу очракта алар да көчсезме?

– Мин ул оешма барлыгын беләм, әмма миңа ярдәм итәрләр дип ышанып бетә алмыйм. Мин иҗтимагый пулатка да, коррупциягә каршы комитетка да, кайда гына язмадым инде. Анда дөреслек таба алмадым, бәлки Казанда ничек тә булса булышырлар. Мине якларлар дип анда кайтып бизнес ачтым. Салымнарны хәзер Казанга түлим. Кануннар нигезендә, бөтен эшләр дә кайда җинаять кылынган, шунда карала. Шуңа күрә Казан аша нидер эшләү шулай ук авыр булачак.

– Сезнең белән булган хәлләр нәрсә, бу – системаның черек булуымы?

– Бу Русия өчен бик зур проблема. Бер минем өчен генә түгел, халык белән аралашам, кемнәр хакимияттәгеләрдән ерак, система кешесе булмаса, түрәләр белән дуслык урнаштырмаса – һәркемнең дә шундый проблемнары бар. Миңа калса, түрәләр төбәкләрдәге эшмәкәр татарларга катырак каршы торалар дип дип уйлыйм. Ширкәтебезнең 20 еллыгы уңаеннан бездә эшләүчеләрне бүләкләү турында губернаторга хат язган иделәр. Исемлектә минем фамилия дә булган. Калганнарны бүләкләделәр, ә мине юк.

– Бәлки Русиядә канун үтәгәннәргә түгел, ә канун бозып, полициягә, янгын сүндерүчеләргә, хакимияттәгеләргә ришвәт биреп эшләүчеләргә җиңелрәктер?

– Әлбәттә, бу хәлләр дә бар. Миңа хәзер 54 яшь тулды. Мин беркайчан да үз принципларымнан чыкмадым һәм чыкмаячакмын да. Беркайчан да ришвәт бирмәячәкмен, ә үземдә эшләүчеләргә хезмәт хакларын вакытында биреп барам.

– Алай хәлләр кыен булгач бизнесыгызны башка илгә күчерергә теләмисезме соң?

– Миндә эшләүче 50 кеше белән без хәзер 20 ел бергә. Алар да миңа бик якын, аларны эшсез калдыру бик авыр булачак. Без хәзер бер гаилә кебек, аны җимерәсем килми. Икенче яктан, акчам булса да яңа җирдә яңа эш башларга көчем юк инде. Беркемгә дә начарлык кылмаган килеш ничек инде мин эшемне ябып качып китәргә тиеш?! Мин ул илдә туган, ике югары белемем бар.

– Әлеге хәлләр Русиядә кайчан да булса уңай якка үзгәрер дип уйлыйсызмы?

– Мин 20 ел көтәм инде. Анда һаман да шул сүз дә сүз. Әле җитмәсә эшмәкәрләргә ярдәм дип дөнья акча түгәләр, мин аларны күргәнем дә юк. Минемчә, Русиядә уңай якка үзгәрешләр беркайчан да булмас. Анда бөтен нәрсә дә гел кирегә эшләнгән кебек. Эшли торган кеше анда түрәдән, полициядән, прокурордан курка. Ул ник алай, мин һич аңламыйм. Киресенчә, алар эшли торган кешедән куркырга, безгә карап яшәргә тиешләр. Ә монда Европада барсы да киресенчә. Мин монда Прагада кемнең мэр, шәһәрнең икенче районында кем түрә икәнне дә белмим, миңа алар кирәкми дә. Мин үз эшемне ипләп кенә эшли бирәм. Русиядә түрәләрне белмичә, аларга кермичә берни дә эшли алмыйсың. Белешергә, шалтыратышырга, түрәләр белән алай-болай итү кирәк анда.

XS
SM
MD
LG