Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эксперт: Русия Кырымга хәрбиләр туплый


Андрей Клименко
Андрей Клименко

Президент Владимир Путин Кырымны Русиягә кушып анда зур хәрби база ясауны максат итеп куйды, диде "Америка авазы" сәхифәсендә Freedom House оешмасының Кырымда кеше хокуклары торышына багышланган хисап авторларының берсе Андрей Клименко.

"Путинның максаты Кырымда комарлы уеннар индустриясен яки туризмны үстерү түгел, ә үзе өчен мөһимрәк булган хәрби база ясау. Анда хәрби флоттан кала стратегик авиация, һава һөҗүмнәренә каршы саклану системы, яр буе ракеталары, атом коралы урнаштырылачак", диде хокук яклаучы һәм журналист Клименко.

Аның сүзләренә караганда, алдагы 1-2 елда Кырым ярымутравында 100 меңләп хәрби тупланачак, шуңа күрә анда хакимиятләргә тугры булмаган кеше калырга тиеш түгел.

Хисап узган атнада дөнья күрде. Freedom House белгечләре аннексиядән соң Кырымда иң авыр хәлдә кырымтатарлар калган дип саный. Аларның милеккә хокуклары бозылар, сүз иреген бозучы кануннарны беренче чиратта нәкъ аларга каршы юнәлтәләр, диелгән бу хисапта.

Мостафа Җәмилевнең тормыш иптәше Сафинар ханым да Азатлыкка 8 март уңаеннан әйткән фикерендә "утрауда хәрбиләр бик күп, андый вазгыятьтә тынычлык була алмый" дигән иде.

XS
SM
MD
LG