Accessibility links

Кайнар хәбәр

Czech Airlines ширкәте Казанга очмаячак


Czech Airlines очкычы
Czech Airlines очкычы

Czech Airlines һава ширкәте 2015 елның җәйге сезонында башланачак дип планлаштырган Казан-Прага һәм Калининград-Прага очышларының 2016 елга кадәр кичектерелүен белдерде. Шулай ук элек булган, әмма быел туктатылып торган Пермь-Прага һәм Уфа-Прага арасында да быел очышлар булмаячак.

Ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу шәһәрләрдән Прагага килергә теләүчеләр азайган. Рубльнең очсызлануы сәбәпле халыкның чит илләрдә ял итү мөмкинлеге кимегән.

2015 елның җәйге сезонында Czech Airlines Русиянең биш шәһәреннән очачак. Мәскәү-Прага атнасына 21 рейс һәм Мәскәү-Карловы Вары - 2, Петербур-Прага - 4 һәм Петербур-Карловы Вары - 1, Екатеринбур-Прага - 3, Дондагы Ростов-Прага - 3, Самар-Прага - 3 тапкыр очачак дип планлаштырыла.

2014 елның мартыннан бирле Русиядән килүче юлчылар саны кими бара, диде матбугат хезмәте башлыгы Даниел Шабик Русия туроператорлары берләшмәсенә.

"Узган елның җәендә һәм көзендә Русиягә кечерәк очкычлар җибәрә башладык. 2014 елның көзендә билетларның бәясен төшердек. 2015 елның 16 гыйнварыннан март азагына кадәр Русиягә барлык билетларны 20-25% ташлама белән сатабыз. Берничә кешелек төркемгә алганда өстәмә ташлама каралган, икенче билетны түбәнрәк бәягә алу мөмкинлеге бар", диде Шабик.

XS
SM
MD
LG