Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда балалар бакчасында урын җитмәгән гаиләләргә түләү хупланмады


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты аз керемле гаиләләргә балалар бакчаларында урын җитмәгәнгә түләүне хупламаган. Бу хакта "Коммерсант" яза. Миңнеханов болай да икътисади вазгыятьнең катлаулы икәнен һәм гаиләләргә ярдәмнең булып торуын белдергән. Комитет түләүне эшләмәскә салынуны хуплау булачак ди.

КПРФ вәкилләре балаларына бакчаларда урын җитмәгән аз керемле гаиләләргә ай саен 7 мең сум түләргә дигән тәкъдим белән чыккан иде. Әгәр бу канун кабул ителсә, Татарстанның бюджет чыгымнары һәр ел саен 240 миллион сумга артырга мөмкин иде.

ЛДПРдан Дәүләт шурасы депутаты Руслан Йосыпов, әгәр бу канун кабул ителсә хакимиятләр "тизрәк бакчалар төзәячәк", дип белдерә. Алай булгач, "әйдәгез, бөтен хатын-кызларга бездә кризис, бала таба күрмәгез" дип тә әйтик ди ул.

XS
SM
MD
LG