Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты "Адмирал"га төртү мөмкинлеген дә тикшерә


"Адмирал"дагы янгын җимерекләрен түгәләр. 12 март 2013
"Адмирал"дагы янгын җимерекләрен түгәләр. 12 март 2013

Русия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте 11 мартта "Адмирал"да янгын чыгуга китерергә мөмкин берничә сәбәпне тикшерә. Алар арасында – Казандагы башка сәүдә урыннарындагы көндәшләрнең төртүе аркасында янгын чыккан булырга мөмкин дигән фараз да бар.

Тикшерү комитеты шулай ук "парфюмерия саткан урында кыска ялганыш", "ут белән сак эш итмәү", "җаваплыларның янгынга каршы иминлек кагыйдәләрен үтәмәве, өстән контроль булмау һәм шулай ук сәүдәгә ярамаган бинаны куллану" янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин дип белдерә.

"Вьетнам базары" хуҗасы Дао Тһи Кой "Адмирал"ның януында төп сәбәп - төрткән булырга да мөмкиннәр дип белдергән иде. Кой җәйдән бирле бер-бер артлы дүрт базарның януына аптырый. Үзенең "Вьетнам базары"н да кушып яндырттылар дип әйтә.

XS
SM
MD
LG