Социаль челтәрләр Русия президенты Владимир Путинны эзли. Аның 5 марттан бирле камералар алдына чыкмавы төрле имеш-мимешләргә сәбәп булды. Путинның чирләре искә төште, аның күптәннән инде бәйләнештә булган дип саналган спортчы, элекке Дәүләт думасы депутаты Алинә Кабаеваның Швейцариядә бала табуы, Путинның аның янына баруы турында да язылды. 16 мартта Путинның Кыргызстан президенты Алмазбек Атамбаев белән Петербурда очрашуы каралган. Путин чыннан да сәяси сәхнәдән китеп барса, Русиядә ни булачак? Әгәр дә Русиядәге тотрыклылыкны Путин гына саклый дип саналса, ул булмаса, димәк, ниләр көтәргә?
Конституция
Русия конституциясендә президент үз вазифаларын үти алмый башласа, аның эшен премьер-министр үз өстенә ала һәм өч ай эчендә яңа президент сайлана. Президент вазифаларын вакытлыча үтәүче премьерның Думаны таратырга, референдум уздырырга яки конституциягә үзгәрешләр кертергә хокукы юк.
Русиядәге сайлаулар канунына караганда, Думадагы һәр фирка президентлыкка үз намзәтен тәкъдим итә ала. Башка фиркаләр намзәтләре тиз арада 100 мең имза җыярга һәм Үзәк сайлау комиссиясендә теркәлергә тиеш. Шулай итеп, Путин көтелмәгәндә китеп барса, Кремльгә кире Дмитрий Медведев кайта һәм өч ай эчендә яңа сайлау оештырыла.
Килешү
Русиядә хакимиятне бер кулдан икенчесенә тыныч кына тапшыру сирәк күренеш булган. Совет чорында Үзәк комитет башлыклары лояль кешеләр тәрбияләнгәнче олы яшькә кадәр беренче вазифадан китмәде. Борис Ельцин президентлыктан китәргә булгач эчке даирәдәге сәясәтчеләр килешеп бу урынга ярты ел чамасы гына премьер-министр булган Владимир Путинны тәкъдим итте. Финанс, административ һәм медиа ресурслар аны президент итеп сайларга булышты.
Ельцинга якын кешеләр арасында фикер аермалыклары булса да, аларны, барыбер, бер идея берләштерә иде. 1996 елгы президент сайлавы вакытында алар ул чакта бер дә популяр булмаган Ельцинның җиңүе өчен олигархларны берләштерә алды.
Низаг
Килешеп булмаса? Путин хакимияте чорында сәяси систем президент тирәнсендә чорналды. Алай да, аның тирәсендә дә башка төрле фикер йөртүчеләр бар. Бигрәк тә Украина кризисы һәм Борис Немцовның үтерелүеннән соң фикерләр аерылды.
"Кланнар арасында каршылыклар хәзер яхшы күренә", ди журналист һәм язучы Раф Шакиров. "Төрле төркемнәр юрганны төрле якка тарта".
Төп каршылык Украина кризисы һәм Русиянең Көнбатыштан читләшүе сурәтендә күтәрелгән "козгыннар" белән үз илләренең икътисадын кайгырткан һәм Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне кире җайларга теләгән "либераллар" арасында.
Беренче төркем нәрсәдән күтәрелгәннәрен аңлый һәм илдә сәясәт үзгәрсә, үз позицияләре өчен нык сугышачак, ди журналист.
Сәясәт белгече Марат Гельман бу сценарийны бик яхшы күз алдына китерә.
“Канунсызлыкның тәмен белеп алган кешеләр бар. Канун бозырга, кеше үтерергә хокукы бар дип уйлый алар. Иң күп алар сугышачак”, диде Гельман Кремльдә утыручыларга ишарә ясап.