Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экс-министр: Кырымда ял итүчеләр миллионнан да кимрәк булырга мөмкин


Украина Кырым белән тимер юл элемтәсен ачмаса, 2015 елда ярымутрауга ял итәргә бер миллионнан да кимрәк кеше килергә мөмкин. Бу 70 ел эчендә иң түбән күрсәткеч булачак.

Бу хакта 17 март көнне Киевта узган матбугат очрашуында Кырымның элекке туризм һәм курортлар министры Александр Лиев белдерде. Ул хәзер Украинаның агросәясәт министрлыгында эшли.

Лиев фикеренчә, узган ел Украина белән тимер юл элемтәсе булганга гына ял итүчеләр саны 1,5 миллион кешегә җиткән. Русия хакимиятләренең Кырымда ял итүчеләр өч миллион дип белдерүен Лиев дөреслеккә туры килмәгән саннар дип әйтә.

Өченче ел Кырымда ял итүчеләр саны алты миллионнан күбрәк булган.

2014 елның 27 декабрендә "Укрзалізниця" иминлек сәбәпле Кырым белән тимер юл элемтәсен һәм ярымутрауга килүче халыкара поездларны да туктатты.

XS
SM
MD
LG