Accessibility links

Кыргызстанда президентның Молдовага серле сәфәренә аптыраганнар


Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев
Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев

Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаевның Молдовага шыпырт кына баруы парламент депутатлары арасында сорау да һәм шул ук вакытта тәнкыйть тә тудырды. Парламентның оппозициядәге депутаты Равшан Жиинбеков президент кәнсәләреннән Атамбаевның 15 март көнне Молдовага кыска вакытлы сәфәр кылуына аңлатмалар таләп итте.

Кишиневта Атамбаев Молдованың Демократик фиркасе лидеры урынбасары Влад Плахотнюк белән күрешеп сөйләшә. Икенче көнне Атамбаев Петербурда Русия президенты Владимир Путин белән очраша.

Жиимбеков президент ни өчен Молдовага сәфәре турында алдан белдермәде һәм Кишиневта тикшерелгән сорауларны атамады ди һәм аңлатмалар бирүне таләп итә. Оппозиционерны шулай ук президентның хосусый очкычта баруына кем түләве дә кызыксындыра.

Кыргызстан президенты вәкиле Атамбаевның Кишиневка баруын раслады. Сапар Исаков сүзләренчә, "бу сәфәргә аңлатма бирү вакыты җитмәгән әле". Исаков бу сәфәр һәм шулай ук президентның бөтен эшчәнлеге Кыргызстан "мәнәфәгатьләре өчен генә кылына" дип әйтә.

XS
SM
MD
LG