Донецки өлкәсендә узган төндә автобус минага эләгеп дүрт кеше һәлак булды, 19 кеше яраланды. Үлгәннәрнең дүртесе дә хатын-кызлар.
Артёмовскидан Горловкага юл тоткан автобус тикшерү ноктасын уратып узу өчен башка юлны сайлаган, кырда автобусның арткы тәгәрмәче минага эләккән. Автобус йөртүчесе зыян күрмәгән.