Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Немцовны үтерү эшенә бәйле тагын бер яңа кеше исеме билгеле булды


Оппозиционер Борис Немцовны үтерү җинаять эшенә бәйле тагын бер кеше исеме билгеле булды. “Коммерсант” язуынча,“Руслик” исемле кеше аларга корал һәм машина биргән. Шулай ук һәр кешегә биш миллион сум тәкъдим иткән. Бу хакта төп гаепләнүче булган Заур Дадаев әйткән.

Тикшерү комитетына Дадаев әйткән әлеге кешенең исем һәм фамилиясе билгеле, әмма әлегә ул җәмәгатьчелеккә чыгарылмый. Бары тик гаепләнүчеләрнең якташы булуы әйтелә. Газета язуынча, ул әлегә эзләүгә бирелмәгән.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары чыганакларга таянып “Русик” турында язган иде. Дадаев Мәскәүдә “Европейский” сәүдә үзәгендә тумышы белән Чечнядан булган Русик белән танышуын һәм ул Немцовны үтерүне оештырырга ярдәм итүен белдерде.

Хәзерге вакытта Борис Немцовны үтерү эше нигезендә биш кеше тоткарланган. Бу – Заур Дадаев, Тамерлан Эскерханов, Рамзат Бахаев, Анзор һәм Шадид Губашевлар.

Узган атнада шаһид буларак “Север” батальонында Дадаевның элекке хезмәттәше булган Руслан Геремеевтан сорау алганнар иде.

XS
SM
MD
LG