Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда катнаш никахлар турында «түгәрәк өстәл» утырышы узачак


24 апрель көнне Русия ислам университетында «Конфессияара һәм милләтара катнаш никахлар: хокукый, социаль, мәдәни һәм көнкүреш яклары” дип аталган “Түгәрәк өстәл” узачак.

Анда катнашучылар төрле диндәге һәм төрле милләтле булган кешеләр никахка кереп төзелгән гаиләләрнең ничек тормыш итүен ислам күзлегеннән чыгып тикшерергә уйлый.

Аерым алганда, «Түгәрәк өстәл»дә ике дин вәкиле арасындагы никах ислам хокук системасында нинди нормаларга туры килүе,Татарстанда динара никахлар һәи урыс-татар, гарәп-татар никахлары мисалында катнаш гаиләләрнең үзенчәлеге, ике динле гаиләләрдә исем кушу, бала тәрбияләү һәм балада дини кыйммәтләр һәм дөньяга караш формалашуы, ике динле һәм ике милләтле катнаш гаиләләрдә дини һәм милли үзбилгеләнүне саклап калу проблемасы, катнаш гаиләләрдә балалар, глобальләшү шартларында дин һәм милләт катнашында төзелгән гаиләләр мәсьәләсе каралачак.

XS
SM
MD
LG