Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе "Булгария" өчен хөкем ителгәннәрнең икесенә карарны үзгәртте


"Булгария" корабы бату эше нигезендә элек чыгарылган хөкем карарын югары мәхкәмә үзгәртте.

Татарстан югары мәхкәмәсе "Булгария" корабы бату эше нигезендә хөкем карарын чыгарды. Нәтиҗәдә Росречрегистрның өлкән белгече Яков Ивашовка карата ярлыкау кире кагылган, җәза кырыслатылган һәм ул биш ярым елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Узган җәйдә Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе карары белән Ивашов амнистия нигезендә азат ителгән иде.

"Булгария"не арендага алып торучы оешма башлыгы Светлана Инякинага карата җәза йомшартылган. Ул элек билгеләнгән 11 ел урынына 9,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Хөкемгә тартылган тагын өч кешегә карата җәзаны мәхкәмә үзгәрешсез калдырган.

Рамил Хәмитов алты ярым, Ирек Тимергазиев алты, Владислав Семенов биш елга гомуми режимдагы колониягә хөкем ителгән иде.

"Булгария" 2011 елның 10 июлендә батты. 122 кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар иде.

XS
SM
MD
LG