Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәк җитәкчеләренә рәттән ике тапкырдан да күбрәк сайлануны тыймакчылар


"Гадел Русия" депутатлары төбәк җитәкчеләре рәттән ике тапкырдан да күбрәк сайланырга тиеш түгел дигән канун өлгесен әзерләгән.

Төбәк җитәкчеләренә рәттән ике тапкырдан да күбрәк сайлануны тыярга кирәк. Мондый тәкъдим белән Русия дәүләт думасындагы "Гадел Русия" депутатлары чыккан. Әлеге канун кабул ителгән очракта, төбәк башлыкларының вазифада булуы канун кабул ителгәннән соң гына санала башлый.

"Без хакимиятнең яңаруын, алмашып торуын гарантияләргә телибез. Конституция нигезендә президент рәттән ике тапкырдан да күбрәк бу вазифада кала алмый, губернаторларга да шундый тәртип булырга тиеш», диде "Ведомости"га "Гадел Русия" фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов.

Шул ук вакытта ике тапкыр губернатор булып бер урында утырган кеше ул төбәктән китсә дә, башка җирдә шушы вазифага дәгъва итә ала. Миронов сүзләренчә, бу канун өлгесенә барлык дүрт фракция вәкилләре дә яклау белдергән.

XS
SM
MD
LG