Accessibility links

Кайнар хәбәр

Когогин: КамАЗда җитештерү 10-20% кими


30 март урам җыенында КамАЗ һәм башка ширкәт эшчеләре читтәнрәк күзәтеп торуны кулай күрде
30 март урам җыенында КамАЗ һәм башка ширкәт эшчеләре читтәнрәк күзәтеп торуны кулай күрде

"Машина җитештерү 2015 елда 10-20% кимиячәк", диде КамАЗ генераль мөдире Сергей Когогин.

Чаллыда урнашкан КамАЗ машина җитештерү берләшмәсе җитәкчелеге 2015 елда сәнәгатьнең бу тармагына ихтияҗ кимиячәк дигән фаразларын белдерде.

"Базарда машиналарга ихтияҗ 30% кимиячәк. Әмма без барыбер бу сәнәгатьтә төшеп калмаячакбыз, җитештерү дәвам итәчәк, әмма 10, 15, 20% кимергә мөмкин", дип белдерде КамАЗ генераль мөдире Сергей Когогин.

2015 елның март аенда КамАЗ маркетологлары җитештерүнең 28% төшәчәген фаразлаган иде. Бу 51 мең машина дигән сүз. Шулай да берләшмә 26 меңләп машина ясап сатарга җыена. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 20%ка азрак, дип язды РБК-Татарстан.

Узган ел Русиядә 32 мең 600 машина сатылган. Аннан бер ел элек КамАЗ 2 миллиард сумнан артык табыш алган булса, 2014 елда берләшмә 423 миллионнан артык сум югалткан.

Европадагы бизнес ассоциациянең 1 апрель игълан иткән хисабында Русиядә машина базарында ихтияҗ 40% кимегән диелгән.

16 марттан КамАЗ кыска эш атнасына чыкты. 30 март эшчеләр Чаллы коммунистлары уздырган урам җыенында катнашты.

XS
SM
MD
LG