Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сова": Фәүзия Бәйрәмованы гаепләү канунсыз


"Сова" мәгълүмат һәм аналитика үзәге директоры Александр Верховский
"Сова" мәгълүмат һәм аналитика үзәге директоры Александр Верховский

Хокук яклаучылар Фәүзия Бәйрәмовага Кырым һәм Украина турындагы язмалары, шәхәдә әләмнәре белән машина йөрешләрендә катнашучыларга хөкем карарларын канунсыз дип саный.

"Сова" мәгълүмат һәм аналитика үзәгенең яңа хисабында экстремизмга каршы канунның Русиядә дин тотучыларга, беренче чиратта мөселманнарга каршы кулланылуын белдерә.

Хокук яклаучылар тикшеренүләренә нигезләнеп, "Сова" 2014 елда 282нче маддә нигезендә биш гаепләүне "канунсыз" дип игълан итте.

"Свободное слово Адыгеи" блогы редакторы Василий Пурденконың Адегеяда урысларга басым турындагы мәкаләсе, татар милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле Фәүзия Бәйрәмованың Кырым һәм Украинадагы хәлләр турындагы язмалары, Чуашстанның "Взятка" басмасы баш мөхаррире Эдуард Мочаловка Бәйрәмова турындагы мәкаләсе, Владивостокта яшәгән бер кешенең мөслимәләр турындагы бер видеоды социаль челтәрдә таратуын, Азат Хәсәнов, Илдар Шәйхетдинов һәм Илмир Имаевның шәхәдә әләмнәре белән машина йөрешләрендә катнашу​лары өчен "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйләп хөкем ителүе канунсыз", диелгән "Сова" хисабында.

2014 елның декабрендә Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкилләре дип саналган 40 яшьләре дә тулмаган Азат Хәсәнов 6.5 елга кырыс шартлы төрмәгә, Илдар Шәйхетдинов 5.5 ел колониягә һәм 63 яшьлек блоггер Илмир Имаев 3.5 ел ярым колониягә хөкем ителде.

Авторлар шулай ук әлеге эшләрне алып баручы хокук сакчыларның белем дәрәҗәсе түбән булуын, экстремизмга каршы канунда исә җитешсезлекләр күп булганын белдерә. 2012 елның урталарыннан оппозиция яки башка төрле бәйсез эшчәнлеккә карата басымның артуы сизелә, диелгән "Сова" хисабында.

XS
SM
MD
LG