Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Университетлар теләктәшлеге": ректорлар сайланырга тиеш


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

"Университетлар теләктәшлеге" мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертү таләбе белән имзалар җыя башлады.

Русиядәге "Университетлар теләктәшлеге" ("Университетская солидарность") һөнәр берлеге ректорлар югарыдан билгеләнеп куелмаска, ә сайланырга тиеш дигән таләп белән имзалар җыя башлады.

Берлек Русия думасы депутатлары һәм Федерация шурасына мөрәҗәгать әзерләде, 10 апрельдә аңа имзалар җыю башланды. Берлек думаны һәм Федерация шурасын "Русиянең мәгариф турындагы" канунына үзгәрешләр кертергә чакыра. Ректорларны сайлап кую университетның автоном булына каршы килә, академик ирекне юкка чыгара, идарә башбаштаклыгына китерә, диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Мәскәү дәүләт университеты (МГУ), Петербур дәүләт университеты (СпбГУ) ректорларын канун нигезендә Русия президенты, федераль университетларныкын Русия хөкүмәте билгели.

КФУ ректоры Илшат Гафуровның башбаштаклыкларын университетның социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиев һәрдаим фаш итеп килә. Узган елның җәендә Ясәвиев Русия премьер-министры Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итте. Саллы хатта Ясәвиев, үз фикеренчә, ректорның җитешсезлекләрен түкми-чәчми санап киткән иде. Шуннан соң университет җитәкчелегенең Ясәвиев белән хезмәт килешүен өзәргә планлаштыруы ачыкланды. "Ясәвиевның ректорга тәныйте КФУ абруена зыян сала" дип аңлатылды. Студентлар, активистлар бу хәлгә протест белдереп урам чаралары үткәрде һәм КФУ җитәкчелеге Ясәвиевне эшеннән алырга җөрьәт итмәде.

XS
SM
MD
LG