Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Конгресстан Кубаны террорчылык иганәчесе дәүләте исемлегеннән алуны сорый


Ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр булдыра алмауга, Кубаның Дәүләт Департаменты исемлегендә булуы комачаулы иде.

АКШ президенты Барак Обама Кубаны террорчылыкның иганәче дәүләте американ исемлегеннән алу юлламасын конгресска җибәргән. Бу хакта Ак Йорт хәбәр итә.

Конгресска юлламада Обама Кубаның коммунистик хакимияте соңгы алты айда халыкара террорчылыкка яклау күрсәтмәвен әйткән. Шулай ук ул Һавананың киләчәктә халыкара террорчылык актларын якламауга гарантия бирүен белдерде.

АКШ президентының әлеге белдерүе Панамада американ дәүләтләре саммитында Обаманың Куба президенты Рауль Кастро белән очрашуы узып берничә көннән соң ясалды. 50 елда ике ил җитәкчеләре югары дәрәҗәдә беренче тапкыр очрашты.

Кубаның Дәүләт Департаменты исемлегендә булуы ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр булдыру һәм илчелекләр ачуга төп киртә булып тора иде.

XS
SM
MD
LG