Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дәүләт шурасы депутатлары үз керемнәре турында мәгълүмат җиткерде


Татарстан депутатларының еллык керемнәре миллионнарны тәшкил итә

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары узган елгы керемнәре турында мәгълүматларын җиткерде. Депутат, "Бәхетле" кибетләре хуҗасы Мөслимә Латыйпованың 2014 елгы кереме 317,4 миллион сумны тәшкил итә.

"Бердәм Русия" фиркасе депутаты, "Яңа Гасыр" телерадиоширкәте генераль директоры Илшат Әминовның кереме 15,7 миллион сум, ә аның хатыныныкы 25,3 миллион сум булган.

"ТФБ Холдинг" оешмасы җитәкчесе Роберт Мусин 187,4 миллион сум эшләгән.

Тагын бер депутат, "Оптовик" оешмасы башлыгы Вадим Махеевның узган елгы кереме - 2,1 миллион сум.

XS
SM
MD
LG