Accessibility links

Бакчасарай мәҗлесе хакимиятләр оештырган Хыдырлез бәйрәмендә катнашмаска чакырды


2013 елның 6 маенда узган Хыдырлез
2013 елның 6 маенда узган Хыдырлез

Бу хакта карар 18 апрель узган утырышта кабул ителде.

Кырымтатар мәҗлесенең рәис урынбасары, Бакчасарайның элекке хакимият башлыгы Илми Умеров хәбәр итүенчә, район мәҗлесенең 18 апрель утырышында кырымтатарларны быел Хыдырлез бәйрәмендә катнашмаска чакырып белдерү кабул ителгән.

"Къурулай" (май) аеның беренче җомгасында язгы чәчү уңаеннан бәйрәм ителгән Хыдырлезны быел хакимиятләр зурдан оештыра. Бәйрәм чаралары Бакчасарай-Акмәчет юлының 25нче чакрымында урнашкан ял итү комплексында үтәчәк. Анда Мәскәүдән чакырылган артистларның катнашуы көтелә.

Узган ел Мәҗлес Мостафа Җәмилевнең Кырымга кертелмәвенә протест йөзеннән халыкны Хыдырлезда катнашмаска чакырды.

Төркиядәге кырымтатар җәмгыятьләре дә узган ел язгы һәм җәйге Хыдырлез һәм Тепреш бәйрәмнәрен уздырмаска дигән карар кабул иткән иде.

Аннексиягә кадәр исә Бөтенкырым "Хыдырлез" бәйрәмендә 30 меңләп кеше катнаша торган иде.

XS
SM
MD
LG