Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлинда режиссер Бахтиер Худойназаров вафат булды


Бахтиер Худойназаров
Бахтиер Худойназаров

Бахтиер Худойназаровның иң танылган эше Чулпан Хаматова уйнаган "Лунный папа" фильмы.

Германиядә 49 яшендә режиссер һәм сценарийлар авторы Бахтиер Худойназаров вафат булды, дип хәбәр итә Азатлыкның таҗик редакциясе. Соңгы елларда ул Мәскәүдә һәм Берлинда яшәгән. Эшен Таҗикстанда радио һәм телевидениедә журналист булып башлаган Худойназаров 1989 елда Дәүләт кинематография институтын тәмамлап кинорежиссер булган.

Аның Үзәк Азия чүлләрендә төшерелгән "Братан" (1991) исемле беренче фильмы халыкара фестивальләрдә бүләкләр алган иде. Таҗикстанда милләтара низаглар вакытында төшерелгән "Кош-ба-кош" (1993) исемле икече эше Венеция фестивалендә "Көмеш арыслан"га лаек булды.

Аның иң танылган әсәре Чулпан Хаматова һәм Германия актеры Мориц Блябтрой төшкән "Лунный папа" (1999) исемле фаҗигале комедиясе булды.

2012 елда VII Рим кинофестивале Худойназаровның "В ожидании моря" исемле экологиягә багышланган фильмы белән ачылган иде.

29 май Бахтиер Худойназаровка 50 яшь тулган булыр иде. Аның җеназасы Берлинда үтәчәк.

XS
SM
MD
LG