Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лело: Грузиядә пычракка, канга батып уйный торган туп уены

Lelo (максат) уены заманында Грузиядә бик популяр булган. Кайбер тарихчылар фикеренчә, бу уен 300 ел чамасы элек барлыкка килгән. Хәзер исә аны илнең көнбатышындагы Шухути авылында гына уйныйлар. Авыл кешеләре ике төркемгә бүленеп бер-беренә каршы уйный. Такымнардагы кешеләр саны чикләнмәгән. Уенның максаты - тупны авылның икенче башындагы каршы такым өлешенә алып барып җиткерү. Тупны каршы як өлешенә җиткергән такым җиңүче була.

XS
SM
MD
LG