Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 майдан Мисыр Русия ватандашларына яңадан виза кертә


Мисырда ял итәргә теләүче русиялеләр илгә кергәндә 25 доллар түләячәк.

Русиялеләргә Мисырга визасыз керү мөддәте бу атнада тәмамлана. Русиядә чит ил валюталары кыйбатлангач туристларны җәлеп итәр өчен Мисыр 15 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр визаны бетергән иде.

1 майдан Кызыл диңгездә ял итүчеләр чик буенда 25 долларга виза алырга тиеш була. Туризм агентлары икътисади кризис, эш урыннарының кыскартылуына карамастан чит илдә ял итүне хуп күргән кешеләр барыбер булачак дип саный. 2014 елда Төркиягә баручылар 30%, Мисырга баручылар 10% арткан иде.

XS
SM
MD
LG