Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җәлил" операсын "сәнгать белгечләре" тикшерәчәк


"Җәлил" операсыннан күренеш
"Җәлил" операсыннан күренеш

Татарстан Дәүләт шурасы "Җәлил" операсы тирәсендәге җәнҗалга аңлатма сораган.

Татарстан Дәүләт шурасы "Җәлил" операсы тирәсендәге җәнҗалга аңлатма сорап Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итте. Бу атнада Татарстан коммунистлары башлыгы Хафиз Миргалимов операда советлар режимы белән нацизм тиңләштерелә дип прокуратурага шикаять иткән иде. Үз мөрәҗәгатендә ул Русия җинаять кодексының 20.3 маддәсенә нигезләнеп нацилар символының куллануы тыелуы турында әйтә. Министрлык операда "яманлык белән яхшылык тәңгәлләштерелми, киресенчә каршы куела" дип җавап бирде.

Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова "Ирекле трибуна" сәхифәсенә, операны куючыларга 90нчы елларда көнтабыш яклы көчләр йогынты ясаган булырга мөмкин диде.

"Әгәр яхшылык белән яманлык турында сүз бара икән, аларның төсләрен һәм форматын тиешенчә күрсәтергә кирәк. Монда бит портретлар (Сталин һәм Һитлер - ред.) бер дәрәҗәдә. Минемчә, бу 90нчы еллар кайтавазы. Ул чакта көнбатыш яклы көчләр безнең үзаңга ул сугышны ике тиран бәрелеше итеп сеңдерергә тырышты. Бу илгә читтән ташланган тема икәне аңлашыла. Аның артына безнең иреклек, илебез, халкыбыз өчен көрәшне бик яхшы яшереп була, анда фашистик идеологиягә урын юк. Театр эшләгәнне хата дип саныйм, бу фикеремдә катгый торам", диде Ратникова.

Коммунистларның прокуратурага шикаять итүен дә Ратникова хупламый. "Җәлил" операсы програмнан алына калса "кемнәр була инде алар" диде ул коммунистлар турында.

Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган Нәҗиб Җиһанов операсы беренче тапкыр Казанда 1957 елда куелган. Аның соңгы куелышының авторы Беларус Зур Дәүләт академия опера һәм балет театры режиссеры Михаил Панджавидзе. Премьерадан соң биргән әңгәмәләрнең берсендә ул чыннан да Һитлер һәм Сталин режимнарын бер дәрәҗәдә яман итеп күрсәтү теләген белдергән иде. "Сталин режимы да кешеләрне күпләп юк итте", дигән иде ул интервьюларның берсендә.

Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренә караганда, Мәдәният министрлыгы белән бу мәсьәләне тикшерер өчен "белгечләр шурасын" җыю турында килешенгән. "Җәлил" операсын Франциянең "Mezzo" телеканалы төшереп китте.

XS
SM
MD
LG