Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ялкын" журналы яшүсмерләрне шәхес итеп тәрбияләү юлларын эзли


"Ялкын" журналы яшүсмерләрдән шәхесләр тәрбияләү юлларын эзли
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

"Ялкын" журналы яшүсмерләрдән шәхесләр тәрбияүләү юлларын эзли

Узган атна Казанда "Сәләт" йортында "Ялкын" журналы тормышында актив катнашучы яшьләрнең NisanFest фестивале үтте. Оештыручылар фикеренчә, яшүсмерләргә мәктәптән тыш уку-белем алу, иҗади шәхесләр тәрбияләү чаралары җитми.

NisanFest – ул уку, белем алу фестивале дип аңлатты чараны оештырган "Ялкын" журналы вәкилләре. Алар фикеренчә, яшүсмерләргә мәктәптән тыш белем алу, иҗатларын үстерү чаралары, үз юнәлешләрендә яхшы киңәшләр бирүче остазлар җитми. Шуңа алар махсус фестиваль оештырырга булган. Иң беренчесенә апрельдә нигез салынган һәм башкалары да шул ук айда уздырылгач оештыручылар бу чарага Nisan сүзен беркетеп куярга булган. (Nisan – төрекчә апрель дигәнне аңлата. – ред.)

NisanFest инде өч ел рәттән уздырылган. Быел да 5-11 сыйныф укучылары, барлыгы 70тән артык укучы катнашты. Узган еллар белән чагыштырганда иҗат, "Ялкын" журналы белән кызыксынучылар атты, ди оештыручылар. Әлеге чарага малайлар-кызлар яңа һөнәрләргә өйрәнергә, аралашырга, идеяләрен бүлешергә Татарстанның төрле районнарыннан һәм Казаннан килгәннәр. Дөрес, араларында йокымсырап йөрүчеләр дә күренде.

Яшүсмерләр яңа һөнәрләргә өйрәнсен өчен алты остаханә булдырылган: журналистика, проза-шигърият, фото, кино, музыка, рәсем. Катнашучылар кайсысын тели, шунсын сайлап, үз белемен һәм осталыгын үстерә алды.

Шигърият остаханәсен шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова алып барды. Ул балаларны әдәбият дөньясына алып кереп китте. Әлеге остаханәдә әсәр ничек языла, хәзерге әдәбият, әсәрдә дөреслек, әдәби уйланма темаларына сөйләштеләр.

"Лев Толстойның “Анна Каренина” әсәре бар бит, язучы яза-яза шундый кереп китә, үзеннән үзе аның каләме икенче якка борылып китә дә, моңа кадәр язганнарына таянып, аның кульминациясе үзе уйлаганча килеп чыкмаска да мөмкин. Хәтта Лев Толстой да әйткән: “Ә мин аны һич тә үтерергә теләмәгән идем” дип. Аның каләме белән әле, димәк, Аллаһы Тәгалә дә идарә итә. Синең язган әсәрең бөтенләй син уйламаганча да барып чыгарга мөмкин”, дип билгеле шагыйрә әдәби әсәр язу серләренә төшендерде.

Музыканы үз итүчеләр композитор Радик Сабиров янына җыелды. Балалар монда көй язу, музыканың үзенчәлекле якларын ишетте.

“Сез иҗат иткән тирәлек бар. Аны сакларга һәм хыялыгызга якынайтырга кирәк. Үзегезнең тикшеренүләрегезне ошаткан шәхесегездән, кумирыгыздан башлагыз”, ди Радик Сәлимов.

Журналистика серләренә яшь журналист Линар Закиров төшендерде. Укучылар белән бергә мәкаләне ничек язарга, анда булган хаталарны табарга һәм төзәтә белергә өйрәнделәр.

Рәсем остаханәсендә балалар граттаж рәсем техникасы белән танышты, рәсемнәр ясады. Аларны күпсанлы халыкара күргәзмәләр авторы Ольга Сушкова үз янына җыйды.

Ә фотография остаханәсен "Best of Russia" русиякүләм бәйгесендә җиңүчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды. Балаларга иң уңышлы кадрларны ничек ясау серләрен ачты.

Кино остаханәсендә кинорежиссер Илшат Рәхимбай балаларның эчке дөньялары белән танышып, уңышка ирешү өчен нәрсәгә ышанырга кирәк, видеоларны дөрес итеп ничек төшерергә, кешегә кызыклы булсын өчен нәрсә төшерергә дигән сорауларга җавап бирде, үзенең иҗат җимешләрен күрсәтте.

“Бу NisanFest фестивале инде өч ел уздырыла. “Ялкын” журналына балалар үзләренең эшләрен җибәрәләр. Журналистик мәкаләләр, шигырь, проза итеп тә җибәрәләр. Ләкин кайбер вакытта журналист мәкаләсе ул гади инша булырга мөмкин. Һәм аны бастырып чыгармыйлар, баланың күңеле төшә. Ә менә шуны аңлатып бирү, кайсысы моның инша ә кайсысы журналист мәкаләсе, аңа вакыт җитеп бетми. Һәм шуның өчен без шушы мастер классларны уйлап чыгардык. Үзләренең эшләрен җибәрә торган балаларны җыеп, аларга шундый дәресләр, уку бәйрәме оештырдык. Менә бу безнең “NisanFest” дип атала”, диде бу чараны оештыручы, “Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина.

Фестиваль азагында журналга мәкалә, хикәя, шигырьләрен җибәргән укучыларны диплом һәм бүләкләр белән бүләкләделәр.

Җиңүчеләр:
“Ел журналисты” – Актанышның 1нче мәктәбенең 10 класс укучысы Илгиз Шәкүров.
“Ел язучысы” – Балык бистәсе районы Күки мәктәбенең 11 класс укучысы Алия Чумарина.
“Ел шагыйре” – Кабыч районы Бәрлебаш мәктәбенең 9 класс укучысы Әдилә Ибәтуллина.
“Ялкын” ачышы – Сарман районы Җәлил бистәсенең 7А классы укучысы Резидә Әлмиева.

XS
SM
MD
LG