Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкны бәйдә тоту өчен яңа чаралар тәкъдим ителә


Иркутскида эш урыннары таләп итеп оештырылган урам җыеныннан күренеш, 2013 ел
Иркутскида эш урыннары таләп итеп оештырылган урам җыеныннан күренеш, 2013 ел

"Әрәм-тамакларга" каршы һәм ачлык игълан итүне тыйган канун өлгеләре булган проблемаларны хәл итмәячәк ди белгечләр.

Башкортстан депутатлары Русиянең Дәүләт Думасына ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә эшләүчеләргә ризасызлык белдереп ачлык игълан итүне тыйган канун өлгесен тәкъдим итте. Гади итеп әйткәндә, табибларга ачлык тоту тыела. Мондый адымга баручыларга 1-2.5 мең сум штраф билгеләү тәкъдим ителә. Әлеге тәкъдим белән Думага Дәүләт Җыелышы – Корылтайның социаль сәясәт комитеты чыкты. Канун өлгесе Думага республикадан сайланган Башкортстан депутатлары Зөхрә Рәхмәтуллина белән Сәлия Морзабаева аша үтәргә тиеш булачак. Сәлия Морзабаевага әлеге канун өлгесе әле килеп җитмәгән. Депутат һәр очракка канун була алмый дип саный һәм башта Уфадагы табибларны ачлык игълан итүгә этәргән сәбәпләрне ачыкларга чакыра.

Сәлия Морзабаева
Сәлия Морзабаева

"Канун кабул итү белән бөтенесе дә административ штраф түләүдән куркып ризасызлык белдермәс дигән фикер дөрес микән? Иң беренче бу ситуацияләр тумасын өчен конкрет рәвештә чаралар күрергә кирәк", диде Дума депутаты Азатлыкка.

Соңгы елларда Русиядә һәм Думада иҗтимагый оешмаларның ролен күтәрү өчен төрле кануннар кабул ителде, әмма Башкорстанда аларның йогынтысы бик сизелми. Депутат Уфада ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең инде узган елдан бирле берничә тапкыр ачлык игълан итүен үз хокукларын яклый белмәүләре белән аңлатты.

"Уфада булды бит ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең ризасызлык чарасы - алар үзләренең эш шартларын үзгәртүне таләп итеп башта эш бирүчегә, ул инкарь итә икән – һөнәр берлекләренә, шәһәр депутатларына мөрәҗәгать итәргә тиеш булгандыр. Эшкә алынганда эш бирүче белән хезмәткәр арасында килешү төзелә, аның шартлары, сәгатьләре, түләве килешенә. Күрәсең, алар үз дәрәҗәләрендә бу мәсьәләне хәл итә алмагандыр, шуңа конфлик килеп чыкты. Безнең төп эшебез - аңлатма эшләре алып бару", диде депутат Сәлия Морзабаева.

"Табипларны ачлык тотуга җиткермәскә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00
йөкләү

Сентябрь аеннан бирле Уфаның Орджоникидзе районы ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе хезмәткәрләре ачлык тотты. Соңгы шундый чара 19 марттан 25 апрельгә кадәр дәвам итте. Табиблар ачлык тотканда эшләрен туктатмады. Башта ризасызлык чарасында 13 кеше катнашты. Каршылык чарасын уздыручыларның төп таләбе – башкаланың ашыгыч ярдәм хезмәте башы Марат Җиһаншинның вазифасыннан алынуы һәм эшкә чыгучы бригадалардагы кешеләр санын арттыру иде. Табиблар ачлык тотканда эшне ташламады.

2014 елның сентябрендә Уфада табибларны яклау чарасы
2014 елның сентябрендә Уфада табибларны яклау чарасы

Шул ук табиблар узган ел ачлык тотканда Сәлия Морзабаева табибларга хезмәт хакы түләүне "Бердәм Русия" фиркасе үз күзәтүенә ала дип белдергән иде.

Кризис шартларында халыкка үз таләпләре белән чыгарга ирек бирмәү тәкъдиме яңгыраган шушы көннәрдә Петербур депутаты Андрей Анохин "әрәм-тамакларга" (тунеядство) каршы канун өлгесен кире кайтарырга чакырды. Коммунист депутат моны "эшләргә теләмәгән 20 миллион кешедә эшкә мәхәббәт тәрбияләү өчен, аларның казнага акча китерә башлавы өчен" кертергә тәкъдим итә. Русия мәҗбүри хезмәтне тыю турындагы халыкара конвенция әгъзасы буларак кешене теләмәгән урынында эшләргә мәҗбүр итә алмый. Петербур депутатының бу тәкъдимен Думадагы коммунист Вадим Соловьев "дөрес түгел" дип атады.

"Икътисади проблемнарны административ чаралар белән хәл итәргә тырышу дөрес түгел. Эйе, кешеләр эшләргә теләмәгән урыннар бар. Әмма аның сәбәбе – кечкенә хезмәт хаклары. Инженерны урам себерүче урында эшләргә мәҗбүр итү – дөрес түгел. Урам себерүчегә 200 мең сум эш хакы бирегез алайса", диде дума депутаты.

"Әрәм-тамакларга" каршы канун Беларуста кабул ителгән, әмма аны хакимиятләргә уңайлы вакытта гына кулланырга мөмкиннәр, ди хокук яклаучылар.

XS
SM
MD
LG