Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур хастаханәсендә Татарстаннан 20 яшьлек солдат вафат булган


Егет Псковта хезмәт иткән булган.

Петербур хастаханәләренең берсендә тумышы белән Татарстанның Ютазы районы Урыссу бистәсеннән булган 20 яшьлек солдат вафат булган. “События” сәхифәсе хәбәр итүенчә, ул Псков өлкәсенең Владимир лагерендәге хәрби бүлектә хезмәт иткән.

Егет 1 май көнне җан биргән. Аның бөерләр һәм йөрәге эшләүдән туктавы әйтелә. Башта ул хәрби хастаханәдә үпкә ялкынсынуы белән яткан, аннары бөерләре һәм йөрәге белән дә проблемнары булуы ачыкланган.

Кирәкле дарулар булмау сәбәпле, ул Петербур хастаханәсенә 29 апрельдә күчерелгән, әмма аны саклап кала алмаганнар.

XS
SM
MD
LG