Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбилгеләнгән Донецки һәм Лугански "халык республикалары" вәкилләре Минскига очрашуга килде


Соңгы көннәрдә Донбаста киеренкелек артты.

Бүген Минскида Украина көнчыгышындагы низагны җайга салу төркеменең чираттагы очрашуы көтелә. Сөйләшүләргә инде үзбилгеләнгән Донецки һәм Лугански "халык республикалары" вәкилләре килгән. Очрашу ябык ишекләр артында узачак, дип хәбәр итә Беларус тышкы эшләр министрлыгы.

Утырышта төп мәсьәлә булып Донбаста низаг урыныннан 100 миллиметрдан кечерәк булган коралларны чигендерү каралачак. Украинаның элекке президенты, украин ягын вәкиллек итүче Леонид Кучманың матбугат үзәгендә элегрәк яңа сөйләшүләрдә төбәктә иминлек булдыру, сәяси, икътисади һәм һуманитар килешүләрне үтәүне тәэмин итүче төркемчекләрнең эшен башлау турында сүз алып барылачагын әйткән иде.

Украина армиясендә Донбаста хәлнең катлаулануын белдерәләр. Хәрбиләр сүзләренчә, сепаратистлар узган төндә төбәктә аларга 40тан артык тапкыр ут ачкан. "Мәгълүмати каршы тору" төркеме җитәкчесе Дмитрий Тымчук сепаратистлар Мариуполь янында үз көчләрен арттыра һәм анда өстәмә көчләр җәлеп итә дип хәбәр итә. Аның сүзләренчә, аларның саны төбәктә өч меңгә җиткән.

XS
SM
MD
LG