Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Киленнәр" театраль солянкасы узды


"Киленнәр" театраль солянкасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:36 0:00

"Киленнәр" театраль солянкасы

Татар филармониясендә 13-14 майда тулы зал белән эстрада җырчылары катнашында “Киленнәр” театраль солянкасы узды. Тамашачылар гадәти концертка караганда, мондый шоуны үз итүләрен белдерде.

"Киленнәр" театраль солянкасының режиссеры һәм сценаристы – Гөлназ Сәфәрова. Ул гадәти концертларны, “солянка”ларны кызыклы итеп, җырчыларны яңача тәкъдим итәргә булган. Идея-теләкләрен Барс Медиа ширкәте күтәреп алып ике көн филармония залында меңләгән халыкка тамаша куйдылар. Театраль солянкада яшь җырчылар белән бергә өлкән буын артистларыннан Хәмдүнә Тимергалиева белән Динә һәм Рафаэль Латыйповлар да катнашты.

“Киленнәр”нең тарихы түбәндәгечә булды. Авылда яшәп ятучы Илназ Баһ белән Гөлназ Сираева улларын, Илдар Әхмәтовны тиз арада өйләндермәкче булалар. Раяз Фасыйхов белән Фирдүс Тямаев Илдарның әти-әнисенә булышабыз дип, авыл клубында, кызлар арасында кастинг үткәрергә ниятлиләр. Авыл рәисе – Ленар Сәйфиев тә читтә калмый. Ул үзенчә Илдарны көч-куәтләп тора. “мәхәббәтеңне җаның-тәнең белән көтәргә кирәк” – ди, ул.

Сәхнәгә Эльвира Хамматова белән имеш балага узган Ләйсән Гимаева чыкты. Ләйсән авырлы килеш кастингка барырга җыена. Ришат Фәзлиәхмәтов Эльвира Хамматовының ире булып уйный. Хәмдүнә Тимергалиеваның да кастинг турында ишеткәч, күзләре янып китә. Аптырап калмый, яхшы егетне эләктермәкче була. Үзен әле дә тәҗрибәле япь-яшь кыз дип саный. “Минем кебек кызлар авылда гына түгел, районда да юк!” дип, кырт итеп куйды Хәмдүнә ханым. Картаясы килми һичтә.

Һинд сәнгатен сөюче, сәер кыз – Индива кандидатурасын үзенчә тәкъдим итте. Әти-әнисе булып уйнаган Динә һәм Рафаэль Латыйповлар Индиваның яклаучылары. Көтелмәгәндә шәһәр кызы – Ландыш Нигъмәтҗанова кастингта катнашырга теләк белдерде. Кияүне бәяләргә аның белән ИлГәрәй һәм Ранил Нуриев килде. Раяз үзенә тиз генә Ландышны эләктереп алды. Мәхәббәтемне таптым дип, яныннан җибәрмәде. Илдар бераз югалып торганнан соң, Бер "зур гәүдәле” мәхәббәте белән килеп чыкты. Ул кешенең гәүдәсенә карап түгел, яратып, хисе булган кызга өйләнәчәген белдерде.

“Ике сәгать дәвамында барган тамша бер сулышта узып китте. Гомумән, канәгать калдык һәм мондый театраль солянкалар дәвамлы булсын иде”, диде безгә тамашачылар исеменнән Ләйсән Миңнуллина һәм Лилия Ибнеева.

XS
SM
MD
LG