Азатлыкның Кырымдагы хәбәрчесе хәбәр итүенчә, бүген Карасубазарда полиция хезмәткәрләре милли әләмнәр эленгән җиңел машиналарны туктатырга тырышкан, ләкин алар бернигә карамыйча Акмәчәткә юл тоткан.
18 май Акмәчеттә ОМОН көчләре Бакчасарайга баручы кырымтатар әләмле машиналарны туктатып, андагы кешеләрне тоткарлады. Бу хакта Мәҗлес сәркатибе Дилявер Акиев Facebook битендә хәбәр итте.
18 май Акмәчетнең Кебир мәчетендә кырымтатар сөргене корбаннары рухына дога укылды. Доганы Кырым мөфтие Әмирали хәзрәт Аблаев укыды.
17 май Киевта 1944 ел кырымтатар сөргене корбаннары истәлегенә "Йөрәгеңдә ут кабыз" дип аталган матәм чарасы үтте.
17 май Украинаның Львов шәһәрендә кырымтатар сөргене корбаннары истәлегенә "Йөрәгеңдә ут кабыз" дип аталган матәм чарасы үтте.
17 май Польша башкаласы Варшауда кырымтатар сөргененә 71 ел тулу уңаеннан Украина белән бердәмлек йөреше үтте. Чарада поляклар, украиннар, кырым һәм казан татарлары, берничә йөз кеше катнашты.
17 май Чехия башкаласы Прагада кырымтатар сөргененә 71 ел тулу уңаеннан матәм чарасы үтте. Чарада чехлар, украиннар, кырымтатарлары катнашты.
Кырымтатарларның Алматыдагы “Ватандаш” мәдәният үзәге сөрген көненә багышланган “Унутма” дип аталган матәм чарасы үткәрде. Чарада 1944 елның 18 маенда булган вакыйгалар сәхнәләштерелде.