Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хоккей финалындагы хәлләр Русиядәге вазгыятьнең чагылышымы?


Русия хоккейчылары җиңелүдән соң
Русия хоккейчылары җиңелүдән соң

Русия хоккейчыларының финалдагы җиңелүдән соң Канадага хөрмәтсезлек күрсәтеп боздан чыгып китүен кайберәүләр Русиядәге гомуми халәтнең бер чагылышы дип исәпли.

Чехиядә узган Дөнья хоккей беренчелегенең ярымфиналында Русия такымы американнарны 4:0 исәбе белән җиңгәннән соң Русия медиасында бу җиңү спорт кысаларыннан чыгып сәяси җиңү, Путин җитәкчелегендә Русиянең Көнбатыштан өстенлегенә чираттагы бер дәлил буларак сурәтләнә башлады.

Хоккейдагы шушы казанышлар белән ныгытылган патриотизм хисләре ташып чыккан, финал уенында Канаданы җиңүгә күпләрдә бернинди шик калмаган 16 май кичендә илбашы үзе дә Сочидагы боз сараенда спорт йолдызлары, сәясәтчеләр һәм кәсепчеләр катнашындагы тамашада катнашты. 18:6 исәбе белән тәмамланган уенда Путин 8 гол кертте.

Боз сараена җыелганнар алдында чыгыш ясап Русия президенты Русия хоккейының яңадан торгызылуы, аякка басуы турында да сөйләде.

Әмма икенче көнне Канада хоккейчыларының Русияне 6:1 исәбе белән тар-мар итүе һәм, иң мөһиме, Русия хоккейчыларының Дөнья хоккей беренчелеге тарихында моңарчы беркайчан да күрелмәгән кыланышлары Русия хоккейында комментаторлар төрлечә аңлаткан җитешсезлекләр булуын ачып салды.

Русия уенчыларының җиңүчеләрне бүләкләү һәм Канада гимны уйный башлауга боздан чыгып китүен күпләр җиңүче илгә карата хөрмәтсезлек күрсәтү дип бәяли. Канада гимнын тыңларга бозда бары алты гына Русия хоккейчысы калды.

"Татарстан яшьләре" газетының спорт күзәтүчесе Атлас Гафиятов Азатлыкка моны Русия хоккейчыларының тәрбиясезлеге дип атады:

– Спорт кануннары билгеле бит инде – кемдер җиңә, кемдер җиңелә. Җиңелүдән трагедия ясарга ярамый. Әгәр дә син көчсез икәнсең – җиңеләсең.

– Ләкин болар шактый тәрбияле хоккейчылар бит инде. Беренче тапкыр гына уйнаулары түгел, моңарчы да шундый хәлдә калганнары булгандыр?

Атлас Гафиятов
Атлас Гафиятов

– Ярымфиналда американнарны откач, мактанышу китте бит. Шуннан килеп чыга инде бу. Ул чакта ук финалны откан кебек сөйли башлаганнар иде бит. Ә чирекфиналда ук аларга Канада эләккән булса, алар ярымфиналга да чыга алмыйлар иде. Беренчедән – тәрбиясезлек. Икенчедән – җиңелергә өйрәнмәгән. Җиңелергә дә өйрәнергә кирәк. Көрәштә дә яхшы тренерлар көрәшчеләрне иң башта егарга түгел, дөрес итеп егылырга өйрәтә. Менә боларны егылырга өйрәтмәгәннәр булып чыга...

Атлас Гафиятов Русиянең җиңелүен илдәге элек булган хоккей мәктәпләрен җимерү белән бәйли.

Халыкара хоккей федерациясе президенты Рене Фазель Русия хоккей федерациясе финал уеныннан соң Канада такымына карата булган хөрмәтсезлек өчен җәзага тартылачак, диде.

"Дөнья беренчелегеннән кайткач без бу турыда сөйләшәчәкбез һәм Русия хоккей федерациясе җитәкчелеге белән дә элемтәгә керәчәкбез. Халыкара хоккей федерациясе президентының үз регламенты бар һәм билгеле бер җәза, һичшиксез булачак", диде Фазель.

Кайберәүләр Русия хоккейчыларының җиңүче ил гимнын тыңлаудан баш тартып боздан чыгып китүен аларның арыган булуы белән аңлатырга тырышса, уенчыларның берсе Егор Яковлев бу китүне хөрмәтсезлек күрсәтү түгел дип акламакчы. "Без бары тик вазгыятьне аңлап бетермәдек. Барыбыз да бер-беребезгә караштык та, нишләргә кирәклеген аңламадык һәм киенү бүлмәсенә киттек", диде Яковлев.

Русия спорт министры Виталий Мутко бу хәлне шулай ук хөкем итеп, "җыелма такым җитәкчелеге һәм федерация президенты моңа юл куймаска тиеш иде", диде.

Кайбер блогерлар Русия хоккейчыларының Канада гимнын тыңлаудан баш тартуын ура-патриотизм белән авыруның бер чагылышы буларак бәяли. Блогер Александр Морозов исә "Русия хоккейчылары, Путин стиле таләп иткәнчә, чын патриот булуларын күрсәтте, ә бозда бары алты сатлыкҗан һәм чит ил агенты гына калды", дип шаярта.

XS
SM
MD
LG