Accessibility links

Ринат Закиров Кырымда хакимияттәге кырымтатарлар белән очрашты


Нәкъ бер ел элек Закиров Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровны кабул иткән иде.
Нәкъ бер ел элек Закиров Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровны кабул иткән иде.

Узган елны 26 майда Кырымтатар халкы мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы 2018 елга кадәр хезмәттәшлек килешүе имзалаган иде. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров ул вакытта Казанга килде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендәге вәкиллек Кырымда булып кайткан. Бу хакта татар конгрессы сәхифәсе хәбәр итә.

"Сәфәр барышында конгресс җитәкчесе Кырым вице-спикеры Ремзи Ильясов, Кырым министрлар шурасы рәисе урынбасары Руслан Бальбек, милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортацияләнгән халыклар эшләре комитеты рәисе Заур Смирнов, Кырым мөфтие Әмирали Аблаев, Кырым татарлары Мәҗлесе активистлары, «Кырым бирлиге» оешмасы һәм«Ак калфак»хатын-кызлар оешмасы вәкилләребелән очрашып эшлекле сөйләшүләр алып барды", диелгән хәбәрдә.

Закиров Кырым мөфтие Әмирали Аблаевны 12-14 июнь көннәрендә Казанда узачак Бөтенроссия татар имамнарының «Милли тормыш һәм дин» VI форумына чакырган. Мөфти Казанга килергә вәгъдә биргән.

Кырым вице-спикеры Ремзи Ильясов 1-5 июнь көннәрендә Казанда узачак XII Халыкара театр фестивале вакытында башкалабызга киләчәген әйткән.

Шулай ук Руслан Бальбек 1 августа Казанда узачак Сабан туена рәсми вәкиллек белән килергә теләге барлыгын белдергән.

Әлеге очрашуларда Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов та катнашкан.

XS
SM
MD
LG