Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Чехиядәге илчесе тышкы эшләр министрлыгына чакыртылды


1968 елның 21 августы, Прага
1968 елның 21 августы, Прага

Чехия һәм Словакия министрлары 23 май Россия-1 каналында күрсәтелгән "Варшау килешүе" исемле документаль фильмын "ялган" дип атады.

Чехия тышкы эшләр министры Любомир Заоралек "Варшау килешүе" исемле документаль фильм кебек "ялган"ның дәүләт телевидение каналында күрсәтелүенә ризасызлык белдерде. Фильм 23 май Россия-1 каналында күрсәтелгән иде. Заоралек Варшау килешүе гаскәрләренең Чехословакиягә бәреп керүе турындагы документларны дөнья җәмәгатьчелеге игътибарына чыгарачагын белдерде. Словакия министры да Русиядә күрсәтелгән фильмны "тарихи дөреслекне бозу" һәм "тарихны яңадан язу омтылышы" дип бәяләде.

Фильмда Советлар Берлеге гаскәрләре совет республикаларын НАТОдан янаган куркынычтан саклар өчен Чехословакиягә кертелде, 1968 елгы вакыйгалар өчен Клуб 231 дигән оешма гаепле, ул хөкем ителгән нацилар һәм алар белән хезмәттәшлек итүчеләрне берләштерә иде, диелгән. Тарихны Русия Дәүләт думасының алтынчы чакырылышы депутаты коммунист Юрий Синельщиков аңлата. Үзе ул 1968 елда Прагага танк батальоны белән кергән.

"НАТО Прагага басып керергә тора иде. Гаскәрләр әзер иде", дип сөйли Синельщиков.

Бу вакыйга Чехия һәм Словакия мәгълүмат чараларында кискен ризасызлык тудырды.

1968 елның 21 августына каршы төндә - сәгать икеләрдә Прага халкы танклар тавышыннан уянып китә. Шуннан Чехословакиянең дәүләт радиосы совет гәскәрләренең басып керүен хәбәр итә.

"Кичә, 1968 елның 20 августында кичке сәгать 11дә cоветлар берлеге, Польша халык республикасы, Германия демократик республикасы, Маҗарстан халык республикасы һәм Болгария халык республикасы көчләре Чехословакия чиген үтеп керде. Бу хакта ил президенты, дәүләт мәҗлесе яисә премьер-министр, Коммунистлар партиясе үзәк комитетының беренче секретаренә алдан берни әйтелмәде", диелгән радиодан.

Ул елларда Чехословакия Коммунистлар партиясе җитәкчелегенә Александр Дубчек килгәч, илдә сәяси реформалар, ягъни "кешелекле социализм" төзү башлана. Ул элекке сәясәтне бөтенләй читләштерүне күздә тотмаса да, советлар берлеге һәм тагын кайбер социалистик илләр, аерым алганда ГДР, Польша, Болгарстан моңа каршы булды. Бу "советлар" бердәмлегенә зыян китерә, партия системасының киләчәгенә куркыныч тудыра дип саналды. Чехословакиядә цензура йомшартылды, ирекле фикер алышу утырышлары уза башлады. Шулай ук сүз иреген булдыру, шәхси оешмалар төзүне җиңеләйтү турында сүзләр сөйләнде. Боларның барысы да тиз арада үсеш алды һәм аны икенче төрле "Прага язы" ("Пражская весна") дип йөртә башладылар.

Бу вакыйгаларны советлар берлеге тыныч кына күзәтә алмады. Август аенда илгә Варшау килешүе илләренең 200 мең гаскәре һәм 500 танкы кертелде.

XS
SM
MD
LG