Төркиядә генә түгел, ә бар дөньяда үз исемен ишеттергән "Анадолу Уты" бию төркеме Казан тамашачысы күңеленә дә хуш килде. Төрледән-төрле биюләр тәкъдим иткән төркем үз чыгышларында төрекләрнең борынгы биюләре белән бергә хәзерге вакытта биелә торган милли биюләрне дә казанлыларга күрсәтте. Биюләр барышында берсеннән берсе затлы костюмнарын да алмаштырып кына торды.
"Анадолу Уты" төркеменең биюләренең башында да ахырында да бернинди нотыклар да булмады, төркем биючеләре тамашачылар белән сүзсез дә аңлашты.
Бу тамаша Русия һәм Төркия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 95 еллыгына багышланды.
Моңа кадәр "Анадолу уты" бию коллективы җитәкчесе Мостафа Эрдоган, "Татарстан башкаласында чыгыш ясау – безнең өчен аеруча зур әһәмияткә ия дулкынландыргыч вакыйга. Безнең мәдәниятләребездә уртаклыклар бар, без үткәнебезнең көчен тоябыз, аны хөрмәт итәбез", дип белдергән иде.
Шуны да әйтергә кирәк, "Анадолу Уты" ике тапкыр Гиннесс рекордлар китабына кертелә.
Беренчесе – минут эчендә 241 парлы бию башкарганнары, икенчесе – чыгышларын берьюлы 400 мең тамашачы караганы өчен.
"Анадолу Уты" дөньяның иң билгеле бию төркемнәренең беренче өчлегендә. Бу тамашаны 100ләп илнең 40 миллион кешесе караган. "Анадолу Уты" Нью-Йоркның Madison Square Garden, Чикагоның Chicago Theater, Парижның Palais des congrès, Бельгиянең Forest National һәм башка күренекле сәхнәләрдә дә чыгыш ясый.
Бүгенге тамаша Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы һәм RTIB (Русия-Төркия эшмәкәрләр берлеге) ярдәме белән оештырылды.