Хайсер Җәмилевнең адвокаты Николай Полозов, Краснодар краеның утырышчылар мәхкәмәсе "Җәмилев кешене махсус үтермәгән" дигән карар чыгарды дип белдерде. Шулай итеп алар Украина мәхкәмәсе чыгарган карарны кабатлады.
Ялгыш үтерү өчен ике елга кадәр төрмә яный. Хөкем карары 4 июнь чыгарылачак.
Хайсер Җәмилев 2013 елның 27 маенда Бакчасарайда үз өенең ишек алдында кулга алынды. Ул шунда эшләгән 44 яшьлек төзүче Февзи Элемовны атып үтерүдә гаепләнә.
Акмәчетнең Киров районы мәхкәмәсе тикшерү барышында аны сак астында тоту турында карар чыгарды. Киевтагы аппеляция мәхкәмәсе үлемне "ялгыш" дип бәяләде һәм Җәмилевне тикшерү барышында иреккә чыгаруны сорады. Шундый ук карарны Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе кабул итте. Аннексиядән соң яңа тикшерү башланды. Русия Җәмилевны изолятордан чыгармады. Аны Акмәчеттән Краснодарга күчерделәр.