Accessibility links

Кайнар хәбәр

СССРны яңадан торгызу фашистик дәүләт төзүгә ныграк охшый бара


Казан Икътисад, хокук һәм идарә институты укытучысы Игорь Бикеев Казанда Кырымны аннексияләүнең бер еллыгына багышланган урам җыенында чыгыш ясаганда наци ишарәсе күрсәтә
Казан Икътисад, хокук һәм идарә институты укытучысы Игорь Бикеев Казанда Кырымны аннексияләүнең бер еллыгына багышланган урам җыенында чыгыш ясаганда наци ишарәсе күрсәтә

Фашизм белгечләре "элекке куәтен кире кайтара баручы" Русиядә Һитлер һәм Муссолини режимнарын хәтерләтүче күренешләрнең арта баруы турында кисәтә.

Советлар берлегенең җимерелүен ХХ гасыр трагедиясе дип атаган Русия президенты Владимир Путинның гамәлләрен, шул исәптән илдә үз контролен ныгытуын һәм Украинада хәрби көч куллануын күпләр СССРны яңадан торгызу омтылышы дип аңлый.

Әмма чынлыкта Владимир Путин хакимиятенең социализм, коммунизм һәм гомумән Карл Маркс идеяләре белән бер уртаклыгы да юк. Динне "халык өчен әфьюн" дип атаган Маркс, әлбәттә, Урыс православ чиркәвен урыс патриотизмының төп таянычларыннан берсе иткән режим белән үзен һич тә бәйләргә теләмәс иде.

Соңгы арада Русия узган гасырның караңгы чорындагы тоталитар дәүләтләргә охшый бара дигән фикерләр дә тарала.

Роджер Гриффин
Роджер Гриффин

Оксфорд университеты профессоры, фашизм белгечләреннән иң танылганганнарының берсе Роджер Гриффин әле 2012 елда ук, ягъни Украинадагы хәлләр башланганчы ук чыккан бер интервьюда "фашизм дигән сүзне ишетү белән үз-үзегезгә шундый сораулар куегыз: сүз ни турыда бара һәм алар бу сүзне ничек куллана? Фашист сүзе бары кемнедер рәнҗетү, куркыныч, әшәке итеп сурәтләү һәм ул кешенең олагырга тиешлеген әйтү өчен генә дә кулланылырга мөмкин.

Чыннан да, Путин тирәсендәгеләр, Русия хакимияте Украинадагы яңа хакимиятне фашистлар белән бәйләргә тырышып килә. Бу фикер телевидение аша кабат-кабат яңгыратылып халык аңына сеңдерелә.

Гриффин әйтүенчә, фашизмның төгәлрәк билгеләмәсе аның өч өлештән торган сәяси идеология булуын аңлата: популист үтә-милләтчелек, илнең көчсезләнүен, төшенкелеккә бирелгәнлеген тәкърарлау һәм яңадан туу мифы. Яңадан аякка басу мифын фашистик җитәкчеләр бик еш кулланган. Илнең эчке яки тышкы дошманнар мәкерлеге аркасында югалган бөеклеген яңадан кайтару идеясе белән алар бик күпләрне үз ягына җәлеп иткән.

Роберт Пэкстон
Роберт Пэкстон

Американ галиме Роберт Пэкстон фашизмның башка элементларын билгели. Шуларның берсе – илнең гадәттә сатлыкҗаннарга сылтанган гаеп аркасында түбән тәгәрәвен туктату ниятенә тулысынча бирелү һәм моңа сивиль иреклекләрне чикләү, халыкны чистартулар, хәрби көч һәм экспанция аша ирешергә тырышу. Пэкстон сүзләренчә, фашистик системнарда көч куллану асылда начар нәрсә дип саналмый һәм ил алдындагы проблемнарны чишүдә көч куллануга дан җырлана.

Путин дөньяда Русияне көчсезләндерү максатында яшертен эш алып баручылар булуын әйтеп инде елларча ил халкын яңадан аякка басу, Русиянең элекке куәтен кире кайтару идеяләре белән туендырып килә.

2015 елда Русиядә сивиль иреклекләрнең кимүе һәм шул ук вакытта үтә милләтчелекнең күтәрелүе инде бик ачык күренә. Соңгы айларда Путин Русиянең икътисади проблемнары өчен Көнбатышны гаепләп килә. Ул шулай ук Украина хәрбиләрен гыйсъянчыларга һәм Русиягә каршы сугышучы НАТО легионы дип атады.

Русиядә гамәлгә кергән яңа канун нигезендә хәзер инде теләсә кайсы чит ил оешмасын мәхкәмәсез-нисез генә "кирәксез" оешма дип ябып куярга, ә ул оешма белән бәйле булган кешеләрне җәзага тартырга мөмкиннәр. Моны чит ил көчләренең, бигрәк тә Кушма штатларның һәм НАТОдагы башка илләрнең Русияне көчсезләндерергә тырышуы һәм аларга киртә кую кирәклеге белән аңлаталар.

Русия икътисады рецессиягә кергән, медицинаны, белем бирүне, социаль мәнфәгатьләрне финанслау киметелгән вакытта бер ел эчендә генә дә хәрби максатларга акча 33 процентка арттырылды. Шул вакытта Русия үз хәрбиләре ярдәмендә Украинадан Кырымны тартып алды һәм Донбасс төбәгендәге сепаратистларга һәртөрле, шул исәптән хәрби ярдәм күрсәтеп килә.

Ил халкын "дошман көчләрдән" чистарту да акрынлап дәвам итә. Бер көнне һомосексуалларга каршы канун чыгарсалар, икенче көнне билгесез кешеләр берәр журналистны яки оппозицион сәясәтчене атып үтерә.

Фашистик дәүләтнең тагын бер гадәти чагылышы дип бизнес белән хакимият фиркасе арасындагы мәнфәгатьләр каршылыгы атала.

Хосусый ширкәтләрдән, кәсепчелектән дәүләт өчен эшләү таләп ителә. Русиянең иң зур ширкәтләренең җитәкчеләре гадәттә Путин белән тыгыз бәйләнештәге кешеләр.

Узган гасырдагы фашистик дәүләтләрдә Һитлер яки Муссолини кебек үзенчәлекле харизматик җитәкчеләр хакимлек иткән һәм алар халыкны "чын ирләр" булырга рухландырган. Һитлер ариларны идеаллаштырса, Муссолини "Яңа Италия"нең "яңа кешеләренә" дан җырлаган.

Бүгенге Русиядә Путин берьюлы боларның икесенә дә өлгерә дияргә мөмкин. Телевизордан йә ау мылтыгы тоткан ярымшәрә, йә дзюдо киемендәге, йә хоккейчы киеме киеп илнең аякка басуы турында чираттагы мәртәбә сөйләүче Путинны күрсәтәләр.

2015 елдагы Русиядә нинди систем булганлыгы турында төп сүзне киләчәктә әле академиклар әйтер. Ә хәзергә, ничек кенә атама, Европаның көнчыгыш чикләрендә элекке фашистик хакимиятләрнең күп кенә үзенчәлекләрен чагылдырган яңа агрессив көч күтәрелеп килә һәм һәм кешеләрнең тормышы көннән көн авырая бара.

XS
SM
MD
LG