Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстан мөселманнары үзләренә татар имамын чакырган


Болгарчылык җыенында катнашучылар (сулдан): Илнур Баймөхәммәтов, Шәүкәт Богданов, Кәрим Булгари, Таһир Булгари
Болгарчылык җыенында катнашучылар (сулдан): Илнур Баймөхәммәтов, Шәүкәт Богданов, Кәрим Булгари, Таһир Булгари

Татар урынына болгар дип йөртелүебез дөресрәк дигән фикердә торган оешма болгарчылыкка багышланган халыкара конференция оештырды. Алар Болгарстан мөселманнары белән дә элемтәләрне арттырмакчы.

7-16 июнь көннәрендә Сембердә болгарчылыкка багышланган халыкара конференция узды. Анда Болгарстаннан болгарчылыкны өйрәнү халыкара академиясе, берләшкән болгарлар оешмасыннан, Кырым, Балкария, Сембер, Казан, Уфадан 60ка якын вәкил катнашты. Чараны оештыручыларның берсе “Болгар яңарышы” җитәкчесе Шәүкәт Богданов Азатлыкка әйтүенчә, аларга бу чараны уздыруга дәүләттән бернинди ярдәм булмаган.

“Грант алу өчен Ульян хөкүмәте, Русия президенты, "Русский мир" грантларында катнашуга гаризалар биргән идек, ләкин бер генә грантны да ала алмадык. Кунакларны кунакханәгә урнаштыру өчен акчабыз булмау сәбәпле, үз өйләребездә яшәттек. Пленар утырышлар өчен сөйләшенгән бина хуҗасы инде чарага берничә көн калгач, безнең гозерне кире какты. Шуңа да карамастан конференция эчтәлекле узды.

Әлбәттә, Казанда безне күрмәмешкә салышалар. Битарафлык борчый борчуын, ярар аңларлар әле. Башта бит Изге Болгар җыеынына да мөселманнар авырлык белән җыелалар иде, ә хәзер меңнәрчә кеше килә. Мирасыбыздан башка киләчәгебез юк. Милләтебезнең елдан-ел кимүе шул мирасыбызны танымауга бәйле”, ди ул.

Болгарчылык конференциясендә катнашучылар
Болгарчылык конференциясендә катнашучылар

Чарада катнашучылар Казан, Чабаксар, Болгар, Биләрдә булганнар. Казанда алар археолог Фаяз Хуҗин, галим Мирфатыйх Зәкиев, Гамир Дәүләтшин белән очрашкан. Кирмәндә йөргәннәр.

Болгар җыены вакытында мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашып сөйләштек. Болгарстан мөфтие Мостафа хәзрәт Агиштан бер шәкерткә чакыру бар иде һәм 1 июльдән Уфада дини уку йортының 3нче курсында укучы Марат Хәсәнов анда практикага китәчәк. Әлеге егет 2011 елны Болгарстан студентлары Ульянга килгәч алар белән аралашып йөргән иде. Болгарстанда да мөселманнар бар һәм алар белән элемтәләрне арттырырга тырышабыз”, диде Богданов.

Аның сүзләренчә, хәзер чуашларда болгар мирасын үзләренеке итеп күрсәтү теләге бар.

“Безнең чараларда катнашкан Чабаксардан Михаил Юхма “без генә болгарлар, ә болар - татар-монгол токымы” диде безнең хакта. Бөтен болгар мирасына үзебез хуҗа дип сөйләде. Чуашлар да болгар кабиләсеннәндер, без моңа каршы түгел, әмма шулай без генә болгар мирасы хуҗалары дип әйтү кәефне төшерде”, ди ул.

XS
SM
MD
LG