Accessibility links

Кайнар хәбәр

Приморьеда бер кешедә MERS вирусы шикләнелә


Сеулда мәктәпләргә балаларны тикшереп кертәләр
Сеулда мәктәпләргә балаларны тикшереп кертәләр

Күптән түгел Көньяк Кореядән кайткан бер хатын-кызның MERS вирусы йоктырган булуы шикләнелә.

Приморье крае хакимияте хәбәр итүенчә, бер хатын-кыз өйдә карантинга ябылган. Күптән түгел Көньяк Кореядән кайткан бу ханым MERS вирусы йоктырган булуда шикләнелә.

Якын Көнчыгыш сугыш юллары синдромы (Middle East respiratory syndrome, MERS) Көньяк Кореядә 20 кешенең үлеменә сәбәп булган. Авыручылар саны кимендә 162 кеше. Кичә MERS авыруыннан бер кеше Германиядә үлде.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова вирусның Русиягә эләгүен булдырмас өчен өстәмә санитар чаралар күрелә дип белдерде.

XS
SM
MD
LG