Accessibility links

Татарстанда балалар арасында имгәнүчеләр арткан


Республиканың балалар хастаханәсе мәгълүматларына караганда, 2014 елда имгәнүчеләр саны арткан. Иң куркыныч вакыт җәйге ялларга туры килә.

Татарстанның балалар хастаханәсе (ДРКБ) баш табибы Рафаэль Шәвәлиев республикада 2014 елда 93 200 бала имгәнгән дип белдерде. 5600 бала хастаханәдә дәваланган, аларның 230 аеруча авыр хәлдә булган. Боларны баш табиб матбугат очрашуында хәбәр итте.

Шәвәлиев имгәнү очраклары турында балаларга һәм ата-аналарга яхшылап аңлату булмаганны, кайсы очракларда сак булу кирәклеге турында җитәрлек мәгълүмат бирелмәгәнне азсызыклады.

"Үлем очракларында да баланың ничек һәм ни сәбәпле үлгәне турында мәгълүматне яшермичә бирү мөһим, чөнки бу истә калачак. Бигрәк тә моны ата-аналарга җиткерергә кирәк", диде табиб.

Һәр яшьнең үз куркынычы бар. Сабый чакта балалар биектән төшеп имгәнә, моңа гадәттә ата-ана гаепле. Балалар бакчасына йөргән балалар активлаша, бу яшьтә аларны үзләрен генә калдырырга ярамый. Мәктәп яшендәге балалар велосипедтан егылып төшеп имгәнә, дип аңлатты баш табиб.

Республиканың балалар хастаханәсе статистикасына караганда, 2012 елда имгәнгән 1398 бала, 2014 елда 1656 бала дәваланган. Андыйлар саны 18% арткан. Җәен имгәнеп хастаханәләргә ятучылар саны 38% арта.

Шулай ук статистикага караганда, балалар табигать һәм ял итү лагерьларына караганда шәһәрләрдә ешрак имгәнә. Табибларның җәйге лагерьларда да эшләве имгәнүләр һәм авыруларны булдырмаска ярдәм итә диде Рафаэль Шәвәлиев.

XS
SM
MD
LG